Яңалыклар

24.05.2012
Бүген Татарстан Президенты ТР Лаеш районы Усад авылында сәнәгать электроникасы җитештерә торган «ICL-КПО ВС» заводының фундамент нигезенә киләчәк буынга атап хат белән капсула салды. Предприятие компьютер техникасын: шәхси компьютерлар, ноутбуклар, серверлар һәм башкаларны, сәнәгать электроникасын да - чыгару һәм җитештерү белән шөгыльләнәчәк.
23.05.2012
Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында әлеге театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевның 50 яшьлек юбилеена багышланган бенефис үтте.
23.05.2012
Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәт Рәисе Дмитрий Медведев Россиядә терлекчелек өлкәсенең ит тармагын үстерүгә багышланган күчмә киңәшмә үткәрде. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
23.05.2012
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Брянскида эш сәфәрендә. Иртән Рөстәм Миңнеханов Брянски хакимияте вәкилләре озатуында Партизан мәйданында Мәңгелек ут янына чәчәкләр куйды. Бу чарада Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов та катнашты.
23.05.2012
ТР Президенты ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры вазифаларын башкаручы турында Указга кул куйды. Әлеге Указ буенча, мәсьәлә ТР Дәүләт Советы белән килештерелгәнче, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры вазифаларын Равил Хаммат улы Зарипов башкарачак.
23.05.2012
Дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының егерме тугызынчы утырышы 28 майда узачак. Бүген бу хакта Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелек иткән Президиум утырышында хәбәр ителде.
22.05.2012
Бүген ТР Хөкүмәт йортында Премьер-министр Илдар Халиков “Новикомбанк” АКБ җитәкчелеге белән очрашты.
22.05.2012
Казан шәһәренең урам-юл челтәрен Универсиадага әзерләү программасының гомуми күләме 39 млрд сум тәшкил итә. Ул үз эченә юлъаергычлар, җәяүлеләр өчен җир асты һәм җир өсте кичүләре төзелешен, гамәлдәге юлларны ремонтлауны, трамвай юллларын реконструкцияләүне, башкаладагы автомобиль юллары төзелешен, ремонтлау һәм реконструкциясен ала. Бүгенге көндә әлеге программа буенча якынча 17 млрд сумлык эшләр башкарылган. Быел әлеге программа буенча урам-юл челтәре төзелеше, ремонт һәм реконструкциясе өчен якынча 12 млрд сум үзләштереләчәк. Шуның 8 млрд сумы тулысы белән юл эшләренә генә тотылачак. Аның 6 млрд сумы Универсиадага әзерлек кысаларында бүлеп бирелгән, 2 млрд сумы республика казнасыннан бүленгән. Бу хакта бүген Хөкүмәт йортында узган брифингта Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Иршат Минкин сөйләде.
Аның сүзләренә караганда, 5 юлъаергыч буенча бүген сынау рәвешендә транспорт хәрәкәте оештырылган, алар рәсми рәвештә файдалануга тапшырылачак. Июнь ахырына тагын 2 юлъаергычта сынау рәвешендә хәрәкәт ачылачак. Шуларның берсе Җиңү Проспекты-Зорге юнәлешендә борылып китү өчен төзелгән участоклар.
21.05.2012
Илшат Фәрдиев “Сетевая компания” ААҖ генераль директоры итеп билгеләнде. Бүген Казанда “Сетевая компания” ААҖ Директорлар советы утырышы узды, анда ТР Премьер-министры, Директорлар советы рәисе Илдар Халиков катнашты.
21.05.2012
ТР Президенты Указлары белән башка эшкә күчү сәбәпле ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Н.А.Никифоров һәм ТР Премьер-министры урынбасары - ТР энергетика министры И.Ш.Фәрдиев вазифаларыннан азат ителә.

Битләр: << 1891 1892 1893 1894 1895 1896 1897 1898 ( 1899 ) 1900 >>