Яңалыклар

09.06.2012
Бүген РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев Татарстанга сәфәре кысаларында IT-паркта “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге активы белән очрашты. Бу аның “Бердәм Россия” лидеры буларак партиянең төбәкләрдәге активы белән тәүге очрашуы иде. Билгеле булганча, “Бердәм Россия”нең 26 майда узган съездында Дмитрий Медведев партиянең рәисе итеп сайланган иде.
09.06.2012
“Горбунов исемендәге Казан авиация-җитештерү берләшмәсе” территориясендә Ан-70 хәрби-транспорт самолетын җыю буенча яңа завод төзергә планлаштырыла. Бу хакта принципиаль карар бүген стратегик авиация үсеше мәсьәләләре буенча киңәшмәдә РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев тарафыннан кабул ителде. Бу хакта журналистларга киңәшмә ахырында РФ оборона министры Анатолий Сердюков хәбәр итте. Ул кораллану дәүләт программасында 2020 елга кадәр шундый 60 самолет сатып алу каралганлыгын әйтте. Хәзер әлеге модель Украинада гына ясала.
09.06.2012
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Александр Беловны ТР Президенты каршындагы Дәүләт хезмәткәрләре эшләре буенча департамент җитәкчесе итеп билгеләү турындагы Указны имзалаган.
09.06.2012
Казанда эшлекле сәфәрдә булган Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев әлеге минутларда “Горбунов исемендәге Казан авиация-җитештерү берләшмәсе”ндә авиация тармагын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздыра.
09.06.2012
Бүген Казанда татар имамнарының өченче бөтенроссия форумы эшен дәвам итте. Пленар утырышта РФ Президенты Администрациясенең дини оешмалар белән хезмәттәшлек итү буенча департаменты башлыгы Илья Баринов, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль секретаре Әкмалетдин Ихсаноглу, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе Шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Илдус хәзрәт Фәизов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, РФнең 55 төбәгеннән 910 дин әһеле катнашты. Быел форум Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының рәсми сайты аша турыдан-туры трансляцияләнде. Йөз илле биш кешелек иң зур делегация Башкорстан Республикасыннан килде.
09.06.2012
Бүген РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев Казанда эш сәфәрендә.Сәфәр программасында каралган төп мәсьәлә – Россиядә авиация сәнәгате үсешенә багышланган киңәшмә. Ул Россия Хөкүмәте башлыгы рәислегендә “Горбунов исемендәге Казан авиация-җитештерү берләшмәсе” базасында узачак.
09.06.2012
Татарстанда 2012 елда күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясау программасы 63 процентка үтәлгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында республика Премьер-министры Илдар Халиков алып барган киңәшмәдә әйтелде.
08.06.2012
Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль секретаре Әкмалетдин Ихсаноглу белән Ислам тарихын, мәдәниятен һәм сәнгатен өйрәнү буенча халыкара фәнни-тикшеренү үзәге (ИРСИКА) генераль директоры Халит Эрен бүген Казанга килде. Кунакларны “Казан” халыкара аэропортында ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды. Каршы алучылар арасында ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры – Президентның халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев һ.б. рәсми затлар бар иде.
08.06.2012
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “Яңа Тура” технополисына нигез ташы салынуга багышланган тантанада катнашты. Әлеге проект Россиядә дәүләт ярдәмендә шәхси инвестор акчаларына төзелә торган тәүге технополис. Аны гамәлгә ашыру өчен Казаннан ерак түгел генә – Яшел Үзән муниципаль берәмлеге территориясендә 250 гектарга якын мәйдан сайланган.
08.06.2012
Бүген “Түбән Кама шин” акционерлары җыелышыннан соң ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов предприятиенең беренче генераль директоры, шин җитештерү сәнәгате патриархы Николай Зеленовны 80 яшьлек юбилее белән котлады.

Битләр: << 1891 ( 1892 ) 1893 1894 1895 1896 1897 1898 1899 1900 >>