Яңалыклар

25.05.2012
Иртәгә Мәскәүдә “Бердәм Россия” партиясенең XIII съезды була. Съезд эшендә 3 меңнән артык кеше: 671 делегат, алар арасыннан 426 партиянең региональ бүлекләреннән; 1,6 меңгә якын кунак; 30 чит ил делегациясе вәкилләре - катнашачак. Татарстаннан 27 делегат булыр дип көтелә, алар арасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та бар.
25.05.2012
Бүген «Алабуга» икътисади зонасында «Алабуга-Волокно» заводының нигезенә беренче ташны салу тантанасы булды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Росатом» генераль директоры Сергей Кириенко, «Композит» холдинг компаниясенең генераль директоры Леонид Меламед, РФ икътисад үсеше министры урынбасары Олег Савельев, гражданнар инициативасы комитеты җитәкчесе Алексей Кудрин, «ОЭЗ ППТ «Алабуга» ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов катнашты.
25.05.2012
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов белән ТР Әлмәт районының кырлары өстеннән очып йөреп чыкты. Соңыннан ул Әлмәт муниципаль районының авыл хуҗалыгы җитәкчеләре һәм авыл җирлеге башлыклары белән очрашты. Очрашу «Кичучатово» ҖЧҖ территориясендә булды. ТР Президенты районда башкарылган язгы-кыр эшләренә уңай бәя бирде. Сөйләшү вакытында үсемлекләр үстерү, терлекчелек, продукцияне реализацияләү, техника алу мәсьәләләре каралды.
25.05.2012
Бүген Татарстанның Министрлар Кабинетында, Казанда Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең уку-методик үзәге эшен оештыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Аның эшендә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, Статс-секретарь, РФ Монополиягә каршы хезмәт җитәкчесе урынбасары Андрей Цариковский катнашты.
25.05.2012
Бүген Әлмәттә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефть” ААҖ директорлар советының чираттагы утырышы үтте.
24.05.2012
Бүген Казанның “Баскет-холл” сараенда Химиклар көне уңаеннан тантана оештырылды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, министрлык җитәкчеләре, химия сәнәгате предприятиеләре башлыклары, химия фәне юнәлешендәге югары уку йортлары студентлары катнашты.
24.05.2012
Белем бирү өлкәсендә дөнья лидеры булган EF English First Казанда беренче халыкара белем бирү үзәген ачты. Бүген мәктәпнең рәсми ачылышы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. Ачылыш тантанасына шулай ук мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, Казан мэры Илсур Метшин килгән иде.
24.05.2012
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков "НИИтурбокомпрессор им.В.Б.Шнеппа" ЯАҖнең 55 яшьлегенә багышланган тантаналы чарада катнашты. 1957 елда компрессорлар төзү буенча махсус конструкторлык бюросы буларак төзелгән ФТИ (Фәнни-тикшеренү институты) бүген уникаль компрессор техникасын җитештерү буенча Россиянең эре фәнни-тикшеренү һәм сәнәгать үзәге булып тора.
24.05.2012
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узган “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ акционерларының еллык җыелышында 2011 елда җәмгыятьнең эше канәгатьләнерлек дип танылды. Холдинг системалы рәвештә эшләвен дәвам итә, диде Р.Миңнеханов.
24.05.2012
Татарстан Хөкүмәте йортында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә 2011 елгы эш нәтиҗәләре буенча «Татнефтехиминвест-холдинг» (ТНХИХ) ААҖ акционерларының еллык җыелышы булды.

Битләр: << 1891 1892 1893 1894 1895 1896 1897 ( 1898 ) 1899 1900 >>