Бүген Түбән Камада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында үткән “Түбән Кама шин” җәмгыяте акционерлары җыелышында компаниянең 11 кешедән торган Директорлар советы формалашты. Татарстан Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров ТР Хөкүмәтенә караган “алтын акция” нигезендә Директорлар советына билгеләнде. Советка ТР Президенты ярдәмчесе Тимур Акулов, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов, аның беренче урынбасары Наил Маганов, “Татнефть” генераль директоры урынбасарлары Виктор Городний һәм Владимир Лавущенко, “Татнефть”нең баш хисапчысы Искәндәр Гарифуллин, “Татнефть-Нефтехим” идарә компаниясе директоры Заһит Шәрәфиев, аның беренче урынбасары Закир Фәйрүзов, “Түбән Кама шин”ның башкаручы директоры Радий Борһанов һәм “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ генераль директоры урынбасары Илгизәр Якушев сайланды.
Бүген Татарстанның Биектау районы Усад авылында яңа Усад спирт заводының нигезенә беренче ташны салу тантанасы булды. Чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Калимуллин, “Татспиртпром” ААҖ генераль директоры Гиоргий Куприянов һәм башкалар катнашты.
Бүген – Рус теле көнендә – Казанда хәзерге рус әдәби теленә нигез салучы бөек рус шагыйре А.С. Пушкинның тууына 213 ел тулуга багышланган шигърият бәйрәме узды. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов, җәмәгать эшлеклеләре, шигырь сөючеләр, ТР Халыклары ассамблеясе әгъзалары, депутатлар катнашты. Шигъри тәлгәшләр рус, татар, вьетнам, төрек, үзбәк, әзербәйҗан һәм башка милли телләрдә дә яңгырады.
Республика урманчылары бүген бер мәйданга - “Казан ярминкәсе”нә җыелды. Күргәзмәләр үзәге территориясендә урман хуҗалыклары үзләренең мәйданчыгын әзерләп, килгән кунакларны эш күрсәткечләре белән таныштыра, аларга җитештерелгән продукциясен тәкъдим итә. Бүген биредә “Урман һәм кеше” дигән V төбәк форумы белән традицион “Агач эшкәртү” һәм “Интермебель” күргәзмәләре ачылды. Чараларның тантаналы ачылышында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары Анатолий Булдаков, ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев һ.б. дәрәҗәле кунаклар катнашты.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән, 16 апрельдә ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (uslugi.tatarstan.ru) “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы эшләтеп җибәрелгән иде. Ул кыска гына вакыт эчендә татарстанлылар арасында популярлашып киткән. Моны санитар чистарту буенча республикада барган ике айлык вакытында алынган күпсанлы мөрәҗәгатьләр дә раслый. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Әнисә Гайнуллина сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Истанбулда Европа, Якын Көнчыгыш, Төньяк Африка һәм Үзәк Азия буенча Бөтендөнья икътисад форумында катнаша. ТР башлыгы программасында эшлекле чаралар һәм очрашулар планлаштырылган.