Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Карнеги Меллон Университеты (Питтсбург, АКШ) вәкилләре белән “Иннополис” инновацион шәһәр-иярчене базасында ИТ-университет булдыру проекты турында сөйләште. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында үтте, анда ТР Премьер-министр урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов катнашты.