Бүген Казанның “УНИКС” концертлар залында Татарстан студентларының VII Конгрессының йомгаклау утырышы узды. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, ТР югары уку йортлары ректорлары советы рәисе – КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм башка рәсми затлар катнашты. Төп доклад белән “ТР Студентлар лигасы” иҗтимагый оешмасы президенты Тимур Сөләйманов хисап тотты.