Бүген Казанда Татарстан Конституциясе кабул ителүгә 20 ел тулуга багышлап “Яңа федератив Россиянең формалашуы: Татарстан Республикасындагы конституцион закон чыгару тәҗрибәсе” дигән халыкара фәнни-гамәли конференция эшли башлады. Конференциянең тантаналы ачылышы һәм пленар утырышы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында Салих Сәйдәшев исемендге Дәүләт Зур концерт залында узды. Конференциянең мәртәбәле кунаклары арасында РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле урынбасары Леонид Гильченко, Оренбург өлкәсе, Саха(Якутия), Алтай Республикалары, Идел буе федераль округы төбәкләре парламентарийлары, Кыргызстан, Казахстан, Төрекмәнстанның парламент делегацияләре, РФ Дәүләт Думасы депутатлары һәм Федерация Советы әгъзалары, танылган галимнәр һәм экспертлар, хокук белгечләре, 1992 елда республиканың төп канунын кабул иткән 12 нче чакырылыш Татарстан ССР Югары Советы халык депутатлары, Татарстан ССРның 1990 елдагы Конституция комиссиясе әгъзалары һ.б. бар.