Бүген Казанда спорт дөньясында ике тантана билгеләп үтелә, шул уңайдан, Гимнастика үзәге абруйлы кунакларны кабул итте. Сөенечле вакыйгаларның беренчесе, илдә бүтән тиңнәре булмаган Гимнастика үзәгенең рәсми төстә ачылышы булса, икенчесе, шушы үзәктә 16 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк нәфис гимнастика буенча Россия чемпионаты һәм Кубогы ярышларының тантаналы ачылышы белән бәйле. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Бөтенроссия нәфис гимнастика федерациясе президенты Ирина Винер-Усманова, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, ТР Нәфис гимнастика федерациясе президенты Гөлнара Сергеева, Россиянең атказанган тренеры, Халыкара федерациянең техник комитет президенты Наталья Кузьмина, Гимнастика үзәге директоры Лилия Шәфиева катнашты.