Яңалыклар

28.11.2012
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков гражданнарны наркоманиядән социаль яклау чараларына багышланган киңәшмәдә катнашты. Киңәшмәне Дәүләт наркотикларга каршы комитеты рәисе Виктор Иванов (“Президент-Отель”, Мәскәү) уздырды.
27.11.2012
Бүген Татарстанның Хөкүмәт йортында РФ инновацияле төбәкләре ассоциациясенең Гомуми Җыелышы узды. Аның утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Федераль Җыелышы Дәүләт Думасы Рәисе Сергей Нарышкин, “РОСНАНО” ААҖ Идарә рәисе Анатолий Чубайс, Россиянең инновацияле төбәкләре башлыклары һәм башкалар катнашты. Искәртеп узабыз, әлеге рәсми затлар катнашында 27-29 ноябрь көннәрендә Казанда IV халыкара инновацион нанотехнологик форум уза. Бүген “NANOTECH 2012” форумы үз ишекләрен Казан IT-паркында ачып җибәрде, шулай ук бүген республика башкаласында “РОСНАНО” нанотехнологияләр үзәге ачылды.
27.11.2012
Бүген “Роснано” ААҖ Идарә рәисе Анатолий Чубайс Казанга сәфәре кысаларында “Химград” технополисында булды. Шулай ук технополис буйлап экскурсиядә төбәк җитәкчеләре – РФ Инновацияле төбәкләре ассоциациясе вәкилләре катнашты. Кунакларны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов озата барды.
27.11.2012
Бүген ТР Министрлар Кабинетында республика муниципаль берәмлекләре белән видеоконференция рәвешендә уздырылган брифингта Татарстанда инвалидлар өчен каралган уңайлыклар, аларга бәйле вазгыять турында сүз барды.
27.11.2012
Бүген Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт думасы рәисе, Бөтенроссия йөзү федерациясенең Югары күзәтчелек советы рәисе Сергей Нарышкин Казанга эш сәфәре кысаларында Су спорт төрләре сарае төзелешендә булды. Россия парламентының түбән палатасы спикерын Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин озатып йөрде.
27.11.2012
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән “Роснано” ААҖ идарәсе рәисе Анатолий Чубайс Казанда “Роснано” беренче нанотехнология үзәген ачты. Тантаналы чара үзәкнең инфраструктурасы урнашкан мәйданчыкларның берсе “Идея” технопаркында урнашкан. Икенче мәйданчыгы - “Химград” технополисында.
26.11.2012
Бүген Яңа Чишмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашында зона семинар-киңәшмәсендә авылда хуҗалыкның кече формаларын үстерү һәм эш активлыгын арттыру буенча республиканың бер төркем муниципаль районнары авыл җирлекләре башлыклары эшенә нәтиҗәләр ясадылар.
26.11.2012
Казанда узачак 27 нче җәйге Универсиадада иминлекне тәэмин итү буенча эшләнгән модель башка төбәкләрдә масштаблы халыкара спорт чараларын уздырганда да файдаланылачак. Беренче чиратта, Идел буе федераль округына кергән төбәкләрдә. Мәгълүм булганча, 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионатының финал этабын кабул итәчәк шәһәрләр исемлегендә Идел буе федераль окргындагы дүрт шәһәр дә (шул исәптән Казан) бар.
Казан Универсиадасына әзерлектә һәм аны үткәрүдә иминлекне тәэмин итүнең өстәмә чаралары бүген Казан Ратушасында РФ Иминлек Советы секретаре Николай Патрушев белән РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич уздырган уртак күчмә киңәшмәдә күтәрелгән төп мәсьәләләрнең берсе булды. Киңәшмәдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Идел буе федераль округына кергән башка төбәкләр җитәкчеләре катнашты.
РФ Иминлек Советы секретаре Николай Патрушев киләсе елның җәендә узачак Казан Универсиадасына әзерлек буенча федераль үзәк белән Татарстан тарафыннан зур эшләр башкарылуын ассызыклады. “Россиянең әлеге масштаблы проектны гамәлгә ашыруга алынуы илнең алга таба да дөнья күләмендәге спорт чараларын кабул итәргә әзер булуын дәлилли”, - ди ул. Аның фикеренчә, мондый чаралар илнең дөнья күләмендә абруен күтәреп, профессиональ спортны үстерүгә этәргеч биреп кенә калмый, алар массакүләм спортны үстерүгә, шул рәвешле, үсмерләр арасында җинаятьчелекне профилактикалауга, җәмәгать иминлеген тәэмин итүгә дә хезмәт итә. Патрушев әлеге халыкара чараны оештыруга ил җитәкчелегенең зур игътибар бирүен, РФ Президенты Указы белән оештыру комитеты формалаштырылуын, Физкультура һәм спорт буенча РФ Президенты каршындагы совет утырышларында Универсиаданы оештыру һәм уздырудагы көнүзәк проблемаларның кат-кат күтәрелүен аерым искәртте. Ноябрь аенда РФ Президенты Владимир Путинның Хөкүмәткә атом-төш материаллары, шартлаткыч матдәләрнең күчешен контрольдә тотучы техник системалар буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушуы да мәгълүм булды.
Татарстан җитәкчелеге тарафыннан да зур әзерлек эшләре алып барыла. Бүгенге көндә, мәсәлән, ТР буенча ЭЭМ тарафыннан Универсиада иминлеген тәэмин итү концепциясе, ТР Хөкүмәте тарафыннан мәгълүмат иминлеге системасы эшләнгән. Шулай ук Универсиада объектларының иминлек паспортлары формалаштырылган.
Казан Универсиадасы барган көннәрдә Татарстан башкаласына 15 меңгә якын спортчы, 100 меңгә якын кунак килүе көтелә. “Шушындый масштаблар бездән иминлекне тәэмин итү буенча нәтиҗәле масштаблы чаралар таләп итә”, -ди Николай Патрушев. Аның ассызыклавынча, Казан Универсиадасына әзерлек 2014 елда Сочида узачак кышкы Олимпия уеннарына әзерлек өчен дә сынау мәйданы булып торачак.
Николай Патрушев 2013 елгы Универсиадага әзерлек буенча федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә зур эшләр башкарылуга карамастан, иминлекне тәэмин итүгә кагылышлы һәм тиз арада хәл итүне сорый торган берничә актуаль мәсьәлә булуына игътибар юнәлтте. Моңа үз чыгышында РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич та тукталды. Проблемаларның берсе Казанда әлегә транспорт инфраструктурасы объектларының тулысынча иминлек системалары белән җиһазландырылып бетмәвенә бәйле. Пассажирлар һәм йөк агымына системалы контроль булдыруда да кайбер проблемалар кала. Универсиада объектларында дәүләт янгын күзәтчелеген булдыру, гадәттән тыш хәлләр очракларында халыкка хәбәр бирүне тәэмин итү дә көнүзәк мәсьәлә. “Гражданнар кулындагы һәм хезмәт максатларында кулланылучы корал әйләнешен чикләү, гражданнарның спорт корылмаларына пиротехника алып килүен тыю өчен спорт корылмаларын тиешле техник чаралар белән тулысынча җиһазландыру мәсьәләсен дә хәл итәргә кирәк. Оператив бүлекчәләрнең, полиция участок уполномоченныйларының, РФ ЭЭМ территориаль органнарының патруль-пост хезмәтенең кадрлар составын да ныгытырга кирәк”, - ди Николай Патрушев.
Вәкаләтле вәкил Михаил Бабич җәмәгать иминлеген тәэмин итү, видеокүзәтү җайланмаларын урнаштыруны финанслау мәсьәләләрен дә федераль Финанс министрлыгы белән килештереп бетерергә кирәклеген белдерде. Бүгенге киңәшмәдә әлеге мәсьәләләрне чишеп бетерү буенча конкрет тәкъдимнәр эшләнергә тиеш.
Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә каралып беткәннән соң, журналистлар белән булган әңгәмәсендә Михаил Бабич әзерлек эшләренең үз вакытына сыешуына аерым басым ясап, иминлекне тәэмин итү чаралары буенча барлык финанс мәсьәләләренең РФ финанс министрлыгы белән килештерелүе турында хәбәр алынуын җиткерде. Бу максатларга финанслар 2013 ел бюджетында каралган. “Универсиадада иминлекне тәэмин итү буенча барлык материаль ресурслар тиешле күләмдә бүленеп бирелгән. Хәзер барлык эшләр кеше факторыннан гына тора. Аның нюансларын быел булган соңгы вакыйгаларга бәйле рәвештә карарга тиешбез. Хәзер эш тәртибендә каралучы мәсьәләләр генә кала. Алар хәлиткеч стадиядә, даими контрольдә булачак”, - дип белдерде Михаил Бабич.
Бүгенге киңәшмәдә каралган икенче төп мәсьәлә мәгълүмат иминлеген тәэмин итү белән бәйле иде. Николай Патрушев сүзләренә караганда, РФ дәүләт хакимияте органнарының һәм муниципаль хакимият органнарының рәсми сайтлары иминлеген тәэмин итү иң актуаль мәсьәләләрнең берсе. Алардагы мәгълүматлар базасы икътисади көндәшләрдә генә түгел, башка илләрнең федераль иминлек хезмәтләрендә дә зур кызыксыну уята. Бу куркынычка каршы тору чараларын эшләү мөһим. Бу өлкәдә Татарстан, Башкортстан, Мордовиядә нәтиҗәле эшләр башкарыла. Ләкин барлык төбәкләрдә дә моңа игътибар җитми әле.
26.11.2012
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Куркынычсызлык советы секретаре Николай Патрушев һәм Идел буе федераль округында РФ Президентының тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында үтте.
26.11.2012
Бүген Россия Федерациясе Куркынычсызлык советы секретаре Николай Патрушев һәм РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Казанга килде. Аларны “Казан” халыкара аэропортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

Битләр: << 1831 1832 1833 1834 1835 1836 1837 ( 1838 ) 1839 1840 >>