Яңалыклар

12.12.2012
Массакүләм спорт һәм югары казанышлар спорты өлкәсендә балалар-үсмерләр спорт мәктәпләре зур роль уйный. Шуны күздә тотып, бүген Россия Президенты Владимир Путин да Федераль Җыенга еллык Юлламасында әлеге төр мәктәпләр үсешен кайгыртуны өстенлекле юнәлеш итеп билгеләде. ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов бүген Татарстанның Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта билгеләп узды. Брифинг агымдагы елда спорт өлкәсендәге якынча йомгакларга һәм 2013 нче елга каралган планнарга багышланып оештырылган иде.
12.12.2012
ТР Премьер-министры Илдар Халиков бу көннәрдә Женевада Татарстанның Бөтендөнья сәүдә оешмасы шартларында эшләвенә багышланган семинарның йомгаклау чараларында катнаша. СеминарЖеневаның Вильям Раппард үзәгендә уза.
11.12.2012
Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, кичә Мәскәүдә Россия Президенты Владимир Путинның аны сайлау кампаниясе чорында актив яклаучы ышанычлы вәкилләре белән очрашуында, милли сәясәт белән бәйле мөһим тәкъдим керткән. Аның фикеренчә, киләчәктә закон проектлары кабул ителгәндә генә түгел, әзерлек барышында яки төзәтмәләр кертелгән вакытта, милли республика вәкилләренең сүзләренә дә колак салу нисбәтеннән, милли мәнфәгатьләрне яклаучы совет булдыру зур әһәмияткә ия. Бүген Минтимер Шәймиев бу хакта Казан Кремлендә журналистлар белән узган матбугат очрашуында белдерде.
11.12.2012
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “Кеше һәм гражданинның конституцион хокуклары һәм вазыйфалары” бәйгесендә җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Бу чараны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачты. Ул парламент дәресләре турында сөйләде: “Безнең инициативаны Мәгариф һәм фән министрлыгы, шәһәр һәм республика районнары укытучылар хуплавына шатбыз. Ә иң мөһиме бу дәресләрнең өлкән сыйныфларда гына түгел, ә түбән сыйныфларда да узуы шаккаттырды”.
11.12.2012
Россиянең барлык төбәкләре вәкилләре Казан Универсиадасы кунаклары булырга тиеш. Бүген Мәскәүдә РФ Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов Универсиаданың оештыру комитеты утырышында шулай дип белдерде. РФ Хөкүмәте йортында узган утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, РФ спорт министры Виталий Мутко, Россия Олимпия комитеты генераль секретаре Марат Бариев, Казан мэры Илсур Метшин, Универсиада дирекциясе җитәкчесе Владимир Леонов һ.б. катнашты.
10.12.2012
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россия Президенты Владимир Путинның аны сайлау кампаниясе чорында актив яклаучы ышанычлы вәкилләре белән очрашуында катнашты.
10.12.2012
Киләсе елның августында Швейцариянең француз телле өлешенең Сәүдә-сәнәгать палатасы әгъзалары булган бизнесменнар делегациясе Казанга киләчәк.
10.12.2012
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Швейцариянең Женева шәһәрендә эш сәфәрендә. Сәфәрнең төп максаты – Россиянең бер төбәге буларак Татарстанның Бөтендөнья сәүдә оешмасы шартларында эшләвенә багышланган семинарда катнашу. Ул Женеваның Вильям Раппард үзәгендә уза. Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән Татарстан делегациясе составында шулай ук ТР Хөкүмәте, республиканың сәнәгать предприятиеләре вәкилләре бар.
08.12.2012
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан, республика халкына мөрәҗәгать итте.

"БМО Ассамблеясе тарафыннан 9 нчы декабрь Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне, дип игълан ителде.

Барлык илләргә үтеп кергән коррупция социаль прогрессны боза, тигезсезлек һәм хокуксызлык китереп чыгара.
08.12.2012
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Саба муниципаль районының Шәмәрдән авылында цифрлы телевидениены эшлтеп җибәрү тантанасында катнашты.

Битләр: << 1831 1832 ( 1833 ) 1834 1835 1836 1837 1838 1839 1840 >>