Бүген ТР Дәүләт Советы бинасында танылган дәүләт һәм җәмәгать-сәясәт эшлеклесе Шамил Әсгат улы Мостаев белән хушлашу булды. Хушлашу тантанасында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары Александр Гусев һәм Римма Ратникова, ТР Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина, Президиум вәкилләре һәм республика парламенты депутатлары, министрлыклар һәм ведомтсволар хезмәткәрләре, мәрхүмнең туганнары һәм якыннары, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.