Татарстанда Кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе төзелүгә 10 ел. Шул уңайдан бүген “Корстон”да ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында юбилей тантанасы үтте. “Әле кайчан гына ассоциация кечкенә генә берләшмә иде. 2002 елда ул оешкан чакта, аның составында нибары 5 фирма иде, беренче җыелышыбызда 20 кешенең катнашуын да яхшы хәтерлим”, -дип искә алды ассоциация президенты Хәйдәр Хәлиуллин. Бүген әлеге берләшмә әгъзалары булган кече һәм урта компанияләр саны 200 дән артып китә. Алар бизнесның барлык өлкәләрен: мәгълүмат технологияләре, юридик хезмәтләрдән алып, җитештерүгә кадәр колачлый.