Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән “Дженерал Электрик”ның Россия һәм БДБ дагы президенты Рон Поллетт хезмәттәшлек перспективалары хакында фикералыштылар. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында узды (Казан, Ирек мәйданы,1). Атап әйткәндә, сүз энергетика, нефть, газ, химия һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында барды. GE компаниясе төрле проектлар буенча Татарстан Республикасы партнеры булып тора, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, бүген хезмәттәшлекнең ике як өчен дә нәтиҗәле яңа юнәлешләрен билгеләргә кирәк.