Яңалыклар

22.02.2013
Бүгенге көндә республикада торакны сафка бастыру буенча еллык бирем 21 процентка үтәлгән, 505,3 мең кв метр мәйданда торак сафка бастырылган. Шуның 125,4 мең кв метры социаль ипотека йортларына туры килә. Быелгы программа буенча, Татарстанда әлеге социаль программа буенча 110 йорт өлгертелергә тиеш. Бүгенгә шуларның 23 е сафка баскан. Тагын 48 объект югары әзерлек стадиясендә санала, ә 42 йорт түбән әзерлек дәрәҗәсендә. Әлеге мәгълүматлар бүген ТР Хөкүмәте йортында торакны сафка бастыру мәсьәләсенә багышланган республика киңәшмәсендә яңгырады. Киңәшмә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә үтте.
21.02.2013
Бүген Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнары белән видеоконференция режимында узган киңәшмәдә балигъ булмаган балаларның иминлеген тәэмин итү буенча өстәмә чаралар булдыру турында сүз барды. Киңәшмә ТР Хөкүмәт йортында узды. Аны ТР Премьер-министры урынбасары Әсгать Сәфәров үткәрде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Бу чарада муниципаль районнар башкарма комитетлары җитәкчеләре, җирле гадәттән тыш хәлләр комиссияләре җитәкчеләре, муниципаль органнар мәгариф идарәләре вәкилләре һ.б. катнашты.
Әсгать Сәфәров киңәшмәне ачып, агымдагы елның февралендә республикада кече яшьтәге балаларны көчләү буенча ике коточкыч вакыйга булуын искәртте.
21.02.2013
Бүген Казан Кремлендә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең Ленинград өлкәсе Законнар чыгару җыелышының депутаты Илдар Гилязов җитәкчелегендәге Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе делегациясе белән очрашуы булып узды.
Делегация составында Бөек Ватан сугышы ветераннары, Ленинград өлкәсенең татар җәмгыятьләре җитәкчеләре, сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары иҗтимагый оешмалары вәкилләре.
21.02.2013
Бүген Татарстан Дәүләт Советының чираттагы утырышында депутатларга ТР Арбитраж суды рәисе Николай Новиков тәкъдим ителде. Утырыш тәмамлангач аның белән Татарстан парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин очрашты.
21.02.2013
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тиешле ведомстволарга укучыларның һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларның белем бирү учреждениеләренә бару һәм кире өйгә кайту юлларында иминлекне саклау буенча тиз рәвештә чаралар билгеләүне һәм кабул итүне йөкләде.

Бу эш, быелгы елның февраль аенда Чаллы һәм Алабуга шәһәрләрендә башлангыч сыйныф укучылары белән булган фаҗигале хәлләрдән соң, тапшырылды.
21.02.2013
Биектау районының Казанга якын урнашуы районның сәнәгате өчен дә, авыл хуҗалыгы өчен дә өстенлек булып тора һәм моннан файдаланырга кирәк. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов район Советының йомгаклау сессиясендә хәбәр итте.
21.02.2013
Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында катнашучы депутатлар “Татарстан Республикасы дәүләт символлары турында” ТР Законына Татарстан Республикасы Дәүләт гимны текстын раслау өлешендә үзгәрешләр кертү турында” закон проектын беренче укылышта һәм тулаем кабул итте. Әлеге закон проекты Татарстанның дәүләт гимны тексты турындагы нигезнамәләрне гамәлдәге Законга кертү белән бәйле. Бу закон проекты белән ТР Дәүләт гимнының музыкаль редакциясе һәм тексты расланды.
21.02.2013
Татарстан Республикасы Дәүләт гимнының соңгы әзер вариантын тыңлау С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында (Казан) узды.


Бу чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары ,мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре,Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев,ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин ,ТР Премьер-министры Илдар Халиков һ.б. катнашты.
21.02.2013
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Эрнст энд Янг” (Ernst & Young) компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды. Анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР икътисад министры Мидхәт Шәһиәхмәтов, ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин катнашты.
20.02.2013
Бүген Татарстан Президенты РөстәмМиңнеханов һәм “Чанги Аэропортс Интернешнл” генераль директоры ЛимЛианг-Сонг Казан халыкара аэропортының үсеш перспективалары хакында фикералыштылар. Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында узган очрашуда Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Айрат Нуретдинов, ТР транспорт һәм юлхуҗалыгы министры Ленар Сафин, “Связьинвестнефтехим” ААҖ генераль директоры Валерий Сорокин, “Казан” халыкара аэропорты” ААҖ генераль директоры Алексей Старостин катнашты.

Битләр: << 1811 1812 1813 1814 1815 1816 ( 1817 ) 1818 1819 1820 >>