26.02.2013
Бүген ТР Чүпрәле муниципаль районы советы депутатлары Чүпрәле районы башкарма комитеты җитәкчесе постына Александр Шадриков кандидатурасын расладылар. Утырышта Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
26.02.2013
Бүген ТР Министрлар Кабинетында муниципалитетлар белән берлектә видеоконференция рәвешендә уздырылган брифингта ТР хәрби комиссары Сергей Погодин, быел республикадан хәрби хезмәткә язгы чакырылыш кампаниясе барышында 4,5 меңләп егетне берьеллык хезмәткә озату планлаштырылган, дип игълан итте.
26.02.2013
Татарстандагы балалар йортлары базаларында кадет мәктәпләре оештыру күздә тотыла, башлап – Яшел Үзән районындагысында.
Татарстанда булган 1272 белем бирү учреждениенең барысында да узган уку елында хәрби хезмәт нигезләренә әзерлек эшләре үткәрелгән. Аерым алганда, аларның 1134е урта (тулы) гомумбелем бирү учреждениесе, 35е башлангыч һәм 103е урта һөнәри белем бирү учреждениеләре дип күзалларга кирәк.
26.02.2013
Бүген Казанда Инфраструктуралар һәм белем бирү программалары фондының хезмәттәшлек үсеше буенча диреторы Леонид Гозман журналистларга “ РОСНАНО. Киләчәкне якынайтабыз” программасы һәм инновацияләр үсешен популярлаштыру, фән, нанотехнологияләр турында сөйләде.
Леонид Гозман белән бергә журналистларның сорауларына шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җавап бирде.
“Нанотехнологияләрнең гомумән икътисадка Владимир Путинга яисә Рөстәм Миңнехановка гына түгел, ә бәлкем һәрбер кешегә кирәклеген аңлатырга кирәк”,- дип белдерде Леонид Гозман.
26.02.2013
Бүген Татарстан Президенты Канаданың РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Джон Слоан белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, Татарстаннан анда ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов,ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов катнашты.
25.02.2013
Казанда 2013елгы җәйге Универсиада барышында авиациянең гомуми кулланыштагы һава судноларының очышы өчен чикләү кертелергә һәм ул уйланылган дәрәҗәдә булырга тиеш.Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гомуми кулланыштагы авиация үсеше мәсьәләләре буенча РФ Президенты каршындагы комиссия утырышында хәбәр итте.
25.02.2013
Бүген Яр Чаллы ИТ-паркында Кама инвестицон форумы кысаларында ТР Инвестицион үсеш агентлыгының йомгаклау коллегиясе узды. Анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
25.02.2013
Татарстан Республикасы гомуми кулланыштагы авиация өлкәсендәге проектлар үсеше өчен пилот регион булырга әзер.Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гомуми кулланыштагы авиация үсеше мәсьәләләре буенча РФ Президенты каршындагы комиссия утырышында хәбәр итте.
Утырыш “Казан” халыкара аэропорты территориясендә узды, анда РФ Президенты ярдәмчесе – Гомуми кулланыштагы авиация үсеше мәсьәләләре буенча РФ Президенты каршындагы комиссия рәисе Юрий Трутнев,РФ Президенты киңәшчесе Игорь Левитин, “Ачык Хөкүмәт” мәсьәләләре буенча РФ министры Михаил Абызов,Росавиация вәкилләре һ.б. катнашты.
25.02.2013
Бүген Чаллы ИТ-паркы мәйданында “Кама инвестицион форумы – 2013” үтә. Форум кысаларында көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы инвестицион советының икенче утырышы үтте. Анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов , ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, Яр Чаллы шәһәре мэры Вәсил Шәйхразиев, шулай ук республиканың муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты.
25.02.2013
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты киңәшчесе Игорь Левитин, Россия министры Михаил Абызов, РФ Президенты каршындагы авиация үсеше мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Юрий Трутнев, РФ Хәрби-һава көчләре башкомандующие Виктор Бондырев һәм башка кунаклар белән “Коркачык” аэродромында булды. Алар “Казан авиация предприятиесе” ангарын карады, шулай ук “Авиатор” җәйге мәктәп инфраструктурасы белән танышты