Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү җитәкчелегенең татарларга яхшы яшәү шартларын булдыруга куйган көчләрен югары бәяли. Бу хакта ул бүген Мәскәүдә Татарлар Көненә багышланган тантаналы кичәдә хәбәр итте. Мәскәү музыка йортында узган гадәттәге тантанада шулай ук Мәскәү мэры вазыйфаларын вакытлыча үтәүче Сергей Собянин да катнашты.
Бүген XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы үткәрүгә нәтиҗә ясап Россия Федераль куркынычсызлык хезмәте директоры Александр Бортников Татарстан Республикасы җитәкчелегенең студентлар Уеннарын оештыруда һәм иминлек тәэмин итүдә югары нәтиҗәгә ирешүен билгеләп үтте.
Татарстан Республикасын кайбер юнәлешләр буенча “Хендэ корпорейшн” компаниясе белән хезмәттәшлек кызыксындыра, шул исәптән калдыкларны утильләштерү һәм алар белән эш итү буенча системалы эш өлкәсендә, нефть эшкәртү һәм энергетика өлкәсендә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Хендэ корпорейшн” компаниясе вәкилләре белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда “Хендэ корпорейшн” компаниясе вице-президенты, “Хендэ корпорейшн Мәскәү һәм БДБ” генераль директоры Кын Ву Пак, БДБ буенча“Хендэ корпорейшн” проект-менеджеры Хван Чжи, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Росприроднадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Песошин, “ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, ОАО “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, “Татнефть” ААҖ генераль директорының беренче урынбасары – Нефть һәм нефть продуктларын реализацияләү идарәсе башлыгы Наил Маганов һәм башкалар катнашты.