Яңалыклар

04.09.2013
Газ-мотор ягулыгын куллануны арттыру өчен тиешле инфраструктура, шулай ук газга күчү файдалы булганнарга билгеле бер шартлар тудырылырга тиеш, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Ул искә төшергәнчә, Татарстан автотранспорт чараларын газ-мотор ягулыгына күчерү буенча сынау төбәкләре арасына кертелгән иде. Бу тема безнең төбәк һәм тулаем ил өчен гаять актуаль, диде Рөстәм Миңнеханов, һәм без әлеге проектны һәрьяклап хуплаячакбыз. Аның сүзләренчә, бу җәһәттән “КАМАЗ” шактый алда бара, ул Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгын куллануны арттыру чараларын әзерләүдә катнаша.
04.09.2013
Татарстан нефтьчеләренең тәҗрибәсе, нефть ятмаларын үзләштерүгә фәнни нигезләнгән ысул белән якын килгәндә, элеккеге нефть төбәкләренең шактый зур нефть чыгару потенциалына ия булуын күрсәтә. Бу хакта бүген Казанда ачылган “Соңгы стадиядә нефть ятмаларын үзләштерүнең нәтиҗәлелеген арттыру проблемалары” («Проблемы повышения эффективности разработки нефтяных месторождений на поздней стадии») халыкара фәнни-гамәли конференциясендә Рөстәм Миңнеханов белдерде.
04.09.2013

Бүген Казанда Татарстанның “Нефть, газ, химия” форумы үз эшен башлады. Быел ул әһәмиятле вакыйгага – республиканың нефть ятмаларын үзләштерә башлауга 70 ел тулуга багышлана, дип ассызылады Рөстәм Миңнеханов, форумны ачу тантанасында чыгыш ясаганда. Аның сүзләренчә, республикада нефть фәне һәм технологияләр бик җитди тәкъдим ителгән, һәм Татарстан нефтьчеләре Россиянең башка төбәкләреннән һәм чит илләрдән коллегалары белән тәҗрибә уртаклашу белән кызыксына.


04.09.2013
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков ТРның Яшел Үзән районы Васильево поселогындагы Васильево 1нче кадетлар мәктәбендә булды.
04.09.2013

Татарстан белән Төркия Республикасы арасындагы сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләр бүген югары дәрәҗәдә, әмма якларга әле хезмәттәшлекнең олы потенциалын кулланырга кирәк. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу фикерне Казанда Татарстан-Төркия эшлекле форумын ачу тантанасында чыгыш ясаганда әйтте. Форум эшендә шулай ук Төркия Республикасы Икътисад министры Зафер Чаглаян да катнашты.

04.09.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Төркия Республикасы Икътисад министры Зафер Чаглаян белән очрашты. Очрашу бүген ачылучы Татарстан-Төркия эшлекле форумы кысаларында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов катнашты.

03.09.2013
Бүген Казанга телевидениедә танылган алып баручы, продюсер, РФ Иҗтимагый палата әгъзасы Тина Канделаки килде. Ул республиканың алдынгы мәктәпләренең берсе булган – Казан федераль университеты каршындагы IT-лицей эшчәнлеге белән танышты. Аны ТР вице-премьеры – Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров һәм ТР вице-премьеры вазыйфаларын башкаручы – фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов озата йөрделәр.
03.09.2013
2030 елга Казанның Бишбалтасы кешеләрне җәлеп итәрлек һәм яшәү өчен уңайлы булган урынга әверелергә тиеш. Бишбалтаны үстерү концепциясендә шундый максатлар куелган, бүген аны семинар кысаларында Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында тәкъдир иттеләр. Семинар эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
03.09.2013
Татарстан Республикасында социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга финанс ярдәме күрсәтү турында бүген брифингта Татарстан Республикасының Иҗтимагый палата рәисе Анатолий Фомин сөйләде. Брифинг гадәттәгечә Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында, республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
02.09.2013
Бүген Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов Казанга эш визиты кысаларында Казан федераль университетының. IT- лицеенда булды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы вице-премьеры вазыйфаларын башкаручы – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов озата йөрде.

Битләр: << 1731 1732 1733 1734 1735 1736 ( 1737 ) 1738 1739 1740 >>