Яңалыклар

18.09.2013
Бүген Яр Чаллыда Россия Саклык банкының ипотека кредитын бирү үзәге ачылды. Чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Яр Чаллы мэры Васил Шәйхразиев, Россия Саклык банкының “ Татарстан банкы” бүлеге җитәкчесе Рушан Сәхбиев һ.б. рәсми затлар катнашты.
18.09.2013
Бу теләкләр бүген Түбән Камада узган “Түбәнкаманефтехим” ААҖ акционерларының чираттан тыш гомуми җыелышында катнашучылар тарафыннан расланды. Аның эшендә “ТАИФ” компанияләре төркеме җитәкчелеге, Директорлар советы әгъзалары белән бергә ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм Түбән Кама мэры, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин катнашты.
17.09.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Россиянең яңа горизонтлары: дөнья базарларында конкурентлык мөмкинлекләрен булдыру" панель дискуссиясендә катнашты. Әлеге дискуссия Бостонда (АКШ) "Россия Инновацион Атнасы" (Russian Innovation Week, RIW) кысаларында "РОСНАНО" ААҖ идарә рәисе Анатолий Чубайс, элеккеге Россиядә АКШ Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Джон Байерли һәм башкалар катнашында узды.

17.09.2013
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Көньяк-Казакъстан өлкәсе Хакиме урынбасары Сапарбәк Туякбаев җитәкчелегендәге Казакъстан Республикасы делегациясе белән очрашты. ТР Хөкүмәт Йортында узган очрашуда шулай ук ТР Премьер-министр урынбасары – Татарстанның азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов, ТР Премьер-министр урынбасары – Татарстанның сәүдә һәм сәнәгать министры Равил Зарипов, ТРның АИР җитәкчесе урынбасары Роберт Галиуллин, РФ Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов һ.б. катнашты.
17.09.2013
Без мәгълүмат һәм интеллектуаль технологияләр гөрләп үскән, көндәлек тормышка наноматериаллар һәм югары технологияле полимерлар үтеп кергән бер заманда яшибез, һәм белемнәрнең бердәм платформасын барлыкка китерү һәм тәҗрибә алмашу үсешнең төп бурычы булып тора.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Russian Innovation Week (RIW, “Россия Инновацион атнасы”ның) икенче мәртәбә еллык конференциясен ачу тантанасында хәбәр итте.

Russian Innovation Week форумы Бостон шәһәрендә (Массачусетс штаты, АКШ) уза. Чараның төп максаты - Россия инновацион индустриясенең куәтен тәкъдир итү, Россия инвесторларына һәм венчур фондларына Америка партнерлары белән элемтәләр урнаштыруда, ә Россия технологик компанияләренә – капитал чыганакларына керә алу мөмкинлеген алуда ярдәм итү.
17.09.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов АКШта һәм Канадада яшәүче ватандашлар белән Бостон шәһәрендә очрашты. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Президенты эш визиты белән Бостон шәһәренә (АКШ) килде (2013 елның 15-17 сентябре). Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда төрле Америка югары уку йортларында укучы студентлар һәм аспирантлар, Төньяк Американың эре шәһәрләреннән килгән татар җәмәгатьчелеге активистлары, туган иле белән элемтәләрен өзмәгән ватандашларыбыз катнашты.

16.09.2013

Бүген Рөстәм Миңнеханов Массачусетс штатының икътисадый үсеш һәм торак хуҗалыгы министры Грег Бялецки белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Бостонга (АКШ, Массачусетс штаты) визиты кысаларында узды. Рөстәм Миңнеханов Массачусетста икътисадның төрле өлкәләренә кертелә торган инновацияләр күләмен билгеләп үтте. Массачусетс штаты хакимияте һәм бизнесның алга таба иң югары технологияләрне кертүдә һәм инновацион пректларны гамәлгә ашыруда ихтыяҗы бар, бу ачык күренә, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

16.09.2013

АКШ һәм бөтен дөньяда алдынгы дип саналган уку йортында - Массачусетс технологик институтутында – бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды. Искә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов Бостонга (АКШ) эш визиты белән "Россия Инновацион Атна"сында катнашырга килде. Массачусетс технологик институты Массачусетс штатының Кембридж шәһәрендә(1 Broadway, Cambridge) урнашкан. Бу югары уку йортын еш кына Массачусетс технологик университеты яки Массачусетс технологияләр институты дип дә атыйлар (Massachusetts Institute of Technology, MIT).

16.09.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов IPG Photonics компаниясе штаб-квартирасында (Массачусетс, АКШ) булды. Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән “Россия Инновацион атнасы” чараларында катнашу өчен Бостон шәһәренә (АКШ) килде.

16.09.2013
Бүген Казанда “Электрон мәктәп-2013” II халыкара конференция эшли башлады. Пленар утырышта ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Intel корпорациясе вице-президенты Джон Е.Дейвис, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры вазыйфаларын башкаручы Энгель Фәттахов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашты.

Битләр: << ( 1731 ) 1732 1733 1734 1735 1736 1737 1738 1739 1740 >>