Бүген Казанда КНИТУ-КАИ базасында Беренче Бөтенроссия инженерлар фестивале башланды, тантаналы ачылышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министры урынбасары Александр Повалко, Германия Федератив Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Рюдигер фон Фрич әфәнде катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Германия Федератив Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Рюдигер фон Фрич һәм ФРГ эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендә узды.
Исегезгә төшерәбез, Илче әфәнде Казанга Германия-Россия Яңа технологияләр институтын ачуда катнашу өчен килде.
Рюдигер фон Фричны Татарстанда сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген республика,Россия регионнарының берсе буларак, Германия белән икътисадның күп тармаклары буенча хезмәттәшлек итә.
Мәгариф системасында мөгаллим – иң мөһиме. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда педагогик кадрлар әзерләү буенча ресурс үзәген ачу тантасында белдерде. Ресурс үзәге “Казан педагогика колледжы” УҺБ ДАМУ базасында (Даурия, 30) ачылды. Чарада Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министры урынбасары Александр Повалко, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, К(И)ФУ ректоры Илшат Гафуров һәм башкалар катнашты.
Чаллы IT-паркы белгечләре өчен беренче күп фатирлы йорт ишекләрен ачты. Йортны сафка кертү уңаеннан тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре кысаларында С.Титов исемендәге Чаллы картон-кәгазь комбинатында картон чыгару буенча модернизацияләнгән линияне карап чыкты. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, шәһәр мэры Васил Шәйхразыев озата йөрде.
Түбән Кама кешеләренең ничек эшләвенәТатарстанның гына түгел, бөтен Россиянең дә икътисадый хәле бәйле. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу фикерне Түбән Кама муниципаль районы активы белән очрашуда әйтте.