Яңалыклар

10.09.2014
Татарстан Республикасы Премьер-министры бүген Спас районында булды.

Ул район башлыгы Камил Нугаев озатуында Болгарда берничә җитештерү объектын карады.
10.09.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов җитәкчелегендәге Россия делегациясе составында Сингапур Премьер-министры Ли Сяньлун белән очрашуда катнашты. Ил башлыгы резиденциясендә узган очрашуда шулай ук Россия Федерациясе элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров та катнашты.

10.09.2014

Соңгы елларда икътисад үсешендә, социаль өлкәдә, дәүләт идарәсендә Сингапурның Татарстан үсешенә йогынтысы зур. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия-Сингапур эшлекле форумы кысаларында узган Сингапур эшлекле даирәләре белән очрашуда белдерде.

10.09.2014

Бүген Сингапурда Россия Федерациясенең беренче вице-премьеры Игорь Шувалов һәм Сингапур Премьер-министры урынбасары – финанс министры Тарман Шанмугаратнам рәислегендә Россия-Сингапур Хөкүмәтара комиссиясенең бишенче утырышы уздырылды. Комиссия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

10.09.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сингапурда Малайзия Radiance Hospitality Group генераль директоры Йи Пох Леонг белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов катнашты.

10.09.2014

Indorama Сингапур төркеме - полимерлар җитештерүче иң эре компанияләрнең берсе Татарстанда завод төзергә җыена. Бүген Сингапурда бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда компания вәкилләре хәбәр итте. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов катнашты.

10.09.2014

Бүген Сингапурда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда бизнес-проектларны мониторинглауның Малайзия дәүләт системасы аналогын кертү перспетивалары турында фикер алышты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов катнашты.

09.09.2014
Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков FINA башкарма директоры Корнель Маркелеску һәм FINAның техник комитеты рәисе Пуйол Хоакин белән очрашты. Яклар Казанда 2015 нче елда узачак спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты һәм "Мастерс" турнирына әзерлек мәсьәләләре турында фикер алышты. Очрашуда шулай ук "Спорт проектларының башкарма дирекциясе" генераль директоры Азат Кадыйров, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Азат Шәрапов катнашты.
09.09.2014
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин "Кварт" ЯАҖ белән "3 нче Казан икмәк заводы" хезмәт коллективлары алдында чыгыш ясады.

09.09.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Вьетнам Социалистик Республикасына эш сәфәре кысаларында “Хоа Лак” югары технологияләр паркында (Hoa Lac Hi-Tech Park) булды.  Парк Вьетнам башкаласы Ханойдан ерак түгел, халыкара аэропорт янында урнашкан. “Хоа Лак” югары технологияләр паркы тикшеренүләр уздыру һәм инновацион проектларны үстерү, җитештерү һәм югары технологияле продуктларга финанс ярдәм күрсәтү өчен оештырылган. Биредә югары технологияле товарлар җитештерүче һәм хезмәт күрсәтүче предприятиеләргә бизнес-инкубатор урнашкан, югары технологияле секторга кадрларны әзерләү алып барыла.  

Битләр: << 1581 1582 1583 ( 1584 ) 1585 1586 1587 1588 1589 1590 >>