Яңалыклар

05.09.2014

Алабуга политехник колледж нигезендә оештырылган “Алабуга” МИЗ өчен белгечләр әзерләү буенча ресурс үзәктә бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алабуга районына эш сәфәре кысаларында булды. Аны Татарстан вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов озата йөрделәр.

05.09.2014

Бүген Алабугада чит ил белгечләре балалары өчен Alabuga International School халыкара мәктәп ачылды. Республика өчен яңа уку йортын ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

04.09.2014

 Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск муниципаль районына эш сәфәре белән барды.

Ул барган беренче объект Зеленодольск муниципаль районының Олы Яке авылындагы күп функцияле үзәк (КФҮ) булды.

КФҮ бинасында 200 урынлык тамаша залы, фельдшерлык-акушерлык пункты (ФАП) һәм китапханә урнашкан. Бу объектның хакы – 10,5 млн. сум. Мәйданы – 470 кв. метр. Төзелеш үткән елның маенда башланып август аена тәмамланган да.

04.09.2014
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков “Сетевая компания” ҖЧҖ филиалы “Казан электр челтәрләре”ндә булды. Ул шулай ук Казанның бер подстанциясе эше һәм яңа кулланучыларга хезмәт күрсәтү үзәге белән танышты.
04.09.2014
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның Сарман һәм Мөслим районнарына эш сәфәре белән барды.

04.09.2014
Илдә икътисадый хәл катлаулы булуга карамастан, Татарстанда нефть, нефть химиясе һәм машина төзелеше тармагында тотрыклылык саклана. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков “Татэнергосбыт” ААҖ хезмәткәрләре белән очрашуда әйтте.
04.09.2014

Бүген Казанда «Химия һәм нефть химиясе объектларын төзегәндә һәм эксплуатацияләгәндә федераль күзәтчелекне гамәлгә ашыру тәҗрибәсе» бөтенроссия семинар-киңәшмәсе башланды. Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәт тарафыннан оештырылган семинарның пленар утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Ростехнадзор җитәкчесе урынбасары Светлана Радионова катнашты.

04.09.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Hawtai Motor Group (КХР) компаниясе Директорлар советы рәисе Чжанг Сю Ген белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов һәм башкалар катнашты.

Кунакларны сәламләп Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россиянең алдынгы сәнәгать регионнарыннан берсе буларак, Татарстан бүген Кытай Халык Республикасы бизнесы белән тыгыз элемтәләр урнаштырган, Кытай компанияләре вәкилләре Татарстанда эшчәнлек алып бара.

03.09.2014
ТР Премьер-министры Илдар Халиков “Казан синтетик каучкук заводы” ААҖ дә булды. Анда ул завод хезмәткәрләренең чираттагы җыелышында катнашты.

Заводның генераль директоры Алексей Контуров Премьер-министрны заводның эшчәнлеге, заводта нәрсәләр җитештерү белән кыскача таныштырып үтте.
03.09.2014

Бүген “Россия вертолетлары” ААҖ генераль директоры Александр Михеев белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук ТР вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, Казан вертолетлар заводы гендиректоры Вадим Лигай катнашты.

Битләр: << 1581 1582 1583 1584 1585 1586 ( 1587 ) 1588 1589 1590 >>