Яңалыклар

06.01.2015
Татарстанда узган декабрь уртасыннан башлап, пиротехник эшләнмәләрдән файдаланган вакытта янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен, 139 кеше 276 мең сум күләмендә штрафка тартылган. Бүген бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында үткәрелгән брифингта ТРның баш дәүләт инспекторы Сергей Сергеев хәбәр итте.
05.01.2015
Татарстан җитәкчелеге 2015 елда игенчелекнең күләмен түбән төшерүне планлаштырмый, чәчүлекләрнең мәйданын узган ел дәрәҗәсендә саклау планлаштырыла – 2,9 млн гектар. Бу хакта бүген видеоконференцэлемтә режимында узган республика киңәшмәсендә ТР вице-премьеры – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.
05.01.2015
2015 елда Татарстанда торак төзү программасы белән гомуми мәйданы 2,4 млн кв. м. булган йортларны файдалануга тапшыру каралган. Мондый мәгълүмат бүген яңа елда беренче видеоконференция режимында узган республика киңәшмәсендә хәбәр ителде, аны ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.
03.01.2015
Бүген Болгарның Ак мәчетендә Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көненә багышланган Мәүлид ән-Нәби бәйрәме узды.

Бәйрәм тантанасында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать Таҗетдин һ.б. катнашты.
31.12.2014
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны якынлашып килүче 2015 ел белән котлады. "Кадерле татарстанлылар!
2014 ел ахырына якынлашып килә. Матур гадәт буенча без аңа нәтиҗә ясыйбыз һәм киләчәккә планнарыбыз белән уртаклашабыз. Яңа ел һәрчак якты өметләр бәйрәме, - диелә котлау текстында. - Үтеп баручы елда илебез алдында туган авырлыклар һәм каршылыклар безне тагын да берләштерде. Үзебезгә ышанычыбыз һәм рухыбыз ныгый төште".
30.12.2014

Бүген Татарстан Президенты республиканың Арча муниципаль районында булды. Рөстәм Миңнехановның эш сәфәре Арчада гражданнарны авария хәлендә тораклардан күчерү программасы буенча төзелгән 6 фатирлы 6 торак йортны караудан башланды. Бу йорттагы торакның кв метры 28,5 мең сумга төшкән. Милекчеләр фатирның бер өлешен иске торакларын саткан акчаны түләгән, ә икенче өлешен 15 елга кадәр социаль ипотека буенча рәсмиләштергән.

30.12.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казаннан ерак түгел урнашкан Иннополис юлдаш шәһәре территориясендәге объектлар төзелешенең барышын тикшереп чыкты.

Беренче объект А.С.Попов ис. технопарк булды, анда Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче башка затлар беренче һәм икенча катларны, башка бүлмәләрне карап чыктылар. Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, А.С.Попов ис. технопаркның беренче арендаторлары – «Ак Барс» банк һәм «Россия почтасы».

30.12.2014
Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстанда узган Мәдәният елы нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясе булды. Анда ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм берничә мәдәният учреждениесе җитәкчеләре катнашты.
30.12.2014
Татарстан Республикасы мәдәният хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы агымдагы елның 9 ае буенча 17 889,7 сум тәшкил иткән, яисә Татарстан Республикасы икътисады буенча уртача хезмәт хакының 65,3%ы (27 401,3). Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин хәбәр итте.
29.12.2014

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Газпром” ААҖ Идарә рәисе Алексей Миллерга “Зенит-Казан” волейбол клубына “Газпром” тарафыннан күрсәтелгән ярдәм, Россия һәм Татарстанның спорт абруен арттыруга керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде. Бу хакта Рөстәм Миңнеханов исеменнән Алексей Миллерга юлланган телеграммада әйтелгән.

Битләр: << 1531 1532 1533 1534 1535 1536 1537 ( 1538 ) 1539 1540 >>