Яңалыклар

04.03.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ПрайсвотерхаусКуперс» (PricewaterhouseCoopers - PwC) компанияләр төркеменең Россиядә идарә итүче партнеры Дэвид Грей белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР икътисад министры Артем Здунов, КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм башкалар катнашты.

04.03.2015

Казан шәһәре җитәкчелеге бюджет акчаларын дөрес һәм нәтиҗәле файдалана белә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәр Думасының 41 нче утырышында хәбәр итте. Утырышта катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, елдан-ел Татарстан амбициоз максатларны гамәлгә ашырырга һәм алдынгы нәтиҗәләргә ирешергә сәләтле регион абруен раслап килә. «Республика элеккегечә үк авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләмнәре буенча (3 нче урын), төп капиталга инвестицияләр күләме буенча (5 нче урын) һәм сәнәгать җитештерүе буенча (5 нче урын) Россия лидерлары арасында кала бирә», – диде Татарстан Президенты.

04.03.2015

Рөстәм Миңнеханов республикада татулыкны һәм тотрыклылыкны саклап калу өчен Татарстан кешеләрен берләшергә өндәде. Бу мөрәҗәгать 4 март көнне Казан шәһәр Думасы утырышында яңгырады.

Республика куәте – даими рәвештә алга барган килеш, традицияләрне мөмкин кадәр саклап калу, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов:

04.03.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Венгриянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Янош Балл белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, Татарстан ягыннан ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов катнашты.

04.03.2015
Альберт Нәфигыйн Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе итеп билгеләнде. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2015 елның 4 мартында аны билгеләү турында боерыкны имзалады.
04.03.2015

Бүген Татарстанга ике көнлек эш визиты белән Кострома өлкәсе губернаторы Сергей Ситников килде. Казанның халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм башкалар каршы алды.

03.03.2015
Татарстанның Сәүдә-сәнәгать палатасы икътисад һәм эшмәкәрлекнең заманча проблемаларын хәл итү өчен яхшы мәйданчык булып тора. Бу хакта ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы әгъзалары ассамблеясы утырышында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков хәбәр итте. Бу чарада Росссия Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Сергей Катырин, ТР икътисад министры Артем Здунов катнашты.
03.03.2015

Бүген Бишкекка эш визиты кысаларында Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасы Президенты Алмазбәк Атамбаев белән очрашты. Очрашу барышында Кыргызстан һәм Татарстан арасында сәүдә-икътисадый һәм мәдәни-гуманитар өлкәләрдә хезмәттәшлек мәсьәләләре, шулай ук алга таба ике яклы багланышлар перспективалары турында сүз барды.

03.03.2015
Бүген Казанда “Зөянең Успение соборын һәм Троица чиркәвен, Зөя территориясен һәм буфер зонасын саклау һәм идарә итү” халыкара семинары башланды. Аны Татарстан һәм Россия Мәдәният министрлыклары ТР тарихи һәм мәдәни ядкәрләрне яңадан торгызу республика фонды белән бергә оештырды. Оештыручылар арасында шулай ук Казан федераль университеты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты, ТР ФАнең А.Халиков исемендәге археология институты, “Зөя утрау-шәһәрлеге” тарих-архитектура һәм сәнгать музее, Россия тарих җәмгыяте бар.
03.03.2015

Татарстан белән Кыргызстан Уртак хөкүмәтара комиссия төзү турында килештеләр. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына җавап биргәндә хәбәр итте.

«Миндә бу визиттан бик уңай фикер калды, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Монда мин беренче мәртәбә килдем. Бүген Татарстан белән Кыргызстанның Россия-Кыргызстан мөнәсәбәтләре кысаларында хезмәттәшлек өчен потенциалы бик зур».

Битләр: << 1531 1532 ( 1533 ) 1534 1535 1536 1537 1538 1539 1540 >>