2015 елның төп бурычларыннан берсе – сәнәгать җитештерүе күләмнәрен саклап калу, предприятиеләр үзләренең продукциясен сату базарларын югалтмасын өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышында хәбәр итте. Чираттагы утырыш 2015 елда сәнәгать секторы үсеше мәсьәләсенә багышланды.
Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары, сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Банк өлкәсе – икътисадның иң әһәмиятле өлешләренең берсе, һәм аның тотрыклы эшчәнлеген саклап калуны тәэмин итү мөһим. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада эшләүче иң эре банклар җитәкчелеге белән очрашуда белдерде. Чара ТР Хөкүмәте Йортында үткәрелде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры урынбасары - Дәүләт мөлкәтенә идарә буенча федераль агентлык (Росимущество) җитәкчесе Ольга Дергунова белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм Дәүләт мөлкәтенә идарә буенча федераль агентлыкның Татарстан Республикасында территориаль идарәсенең яңа җитәкчесе Гөлнара Сергеева катнаштылар.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов православие динендәге татарстанлыларны Раштуа бәйрәме белән котлады. "Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар! Сезне ихластан нурлы Раштуа бәйрәме белән тәбрик итәм! - диелгән котлау текстында, - Әлеге бәйрәм көннәре җитте исә, кешеләр күңелендә илаһи балкыш көчәя, шатлык һәм мәхәббәт, шәфкать һәм гаделлек, гафу итү һәм мәрхәмәт хисләре арта, якты өмет-ышанычлар ныгый".