Яңалыклар

08.05.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында торакларны сафка кертү, юлларны төзү программасын гамәлгә ашыру, язгы кыр эшләре мәсьәләләре буенча гадәттәге республика киңәшмәсен үткәрде. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнаштылар. Чара видеоконференция режимында Татарстанның бөтен муниципаль районнары белән уздырылды. 

08.05.2015

Хөрмәтле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре!

Кадерле татарстанлылар!


         Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үзем сезне Бөек Җиңүнең 70 еллыгы – олы юбилей уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм.

07.05.2015

Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясен социаль-икътисадый үстерүнең максатчан күрсәткечләренә ирешүне мониторинглау буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы комиссия утырышында катнашты. Утырышны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин алып барды. Көн тәртибендә – сәламәтлек саклау, мәгариф һәм хезмәт өчен түләү кебек социаль өлкәләргә кагылышлы «май указларының» үтәлеше.

Утырышта шулай ук РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев, РФ Хөкүмәте әгъзалары һәм башкалар катнашты.

07.05.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулуга багышланган тантаналы чарада катнашты. Тантана Казанда М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узды.  Чарда шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Хөкүмәте, республика министрлыклары һәм ведомстволары әгъзалары катнашты. 

06.05.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Венгриянең Казандагы Генераль консулы Ференц Контра белән очрашты. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин һәм башкалар катнашты.

06.05.2015
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан Республикасының "2030 елга кадәр Татарстан Республикасының Социаль-икътисади үсеш стратегиясен раслау турында"гы закон проектын һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеш фаразын карау буенча ТР Министрлар Кабинеты утырышын уздырды. Шулай ук анда ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Бу чара ТРның барлык муниципаль районнары белән видеоконференция режимында узды.
05.05.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы хуҗалыклары җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты һәм язгы кыр эшләренең барышы турында фикер алышты. Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Дмитрий Иванов һәм башкалар озата йөрде.

Искәртәбез, бүген Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Әлки, Алексеевск һәм Чистай муниципаль районнарына эш сәфәре белән барды.

05.05.2015
Бүген Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының Әлки муниципаль районына эш сәфәре кылды: ул анда язгы кыр эшләре барышы белән танышты. Аны  вице-премьеры -  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, район башкарма комитет җитәкчесе Александр Никошин һәм башкалар озатып йөрде.
05.05.2015

Татарстан Республикасы Иминлек советының чираттагы утырышын бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов уздырды. Утырыш Казан Кремлендә үтте, анда ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, ТР Иминлек советы секретаре Айрат Шәфигуллин катнаштылар. 

04.05.2015

Бүген Казан Кремлендә 2015 елгы Россия чемпионнары «Динамо-Казан» һәм «Зенит-Казан» волейбол командаларын котладылар. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Искәртәбез, быел Казан «Зенит»ы җиденче мәртәбә Россия чемпионы булды. Ирләр командасыннан соң Татарстан башкаласы хатын-кызлары волейбол командасы да алтын медальләр яуладылар.

Битләр: << 1481 1482 1483 1484 1485 1486 ( 1487 ) 1488 1489 1490 >>