Яңалыклар

16.05.2015

ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген РФ табигый ресурслар һәм экология министры Сергей Донской белән очрашты. Анда Сергей Донской белән Рөстәм Миңнеханов РФ Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы белән Татарстан Республикасы арасында нефть ятмалыра эзләүнең яңа технологияләрен эшләү һәм кертү, разведка, авыр чыгарыла торган запасларны углеводород чималы ресурсларын эшкәртү һәм үзләштерү буенча полигон булдыру турындагы килешү имзаладылар.

16.05.2015

Татарстан Республикасында Дәүләт торак инспекциясе мәгълүматлары буенча 2015 елның 14 маена 42 муниципаль берәмлектә 2 мең 949 инспекцион тикшерү үткәрелгән, алар нәтиҗәләре буенча 10 районда 19 куркынычсызлык техникасын бозу факты ачыкланган. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә бүген Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне республиканың бөтен муниципаль берәмлекләре белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытылча башкаручы Рөстәм Миңнеханов уздырды. 

15.05.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Идел буе региональара табигатьне саклау прокуратурасына 25 ел тулуга багышланган тантаналы чарада катнашты. Чара Казан ратушасында узды. Танатнада шулай ук РФ Генераль прокуроры урынбасары Сергей Зайцев, Идел буе региональара табигатьне саклау прокуроры Вениамин Селифанов, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм башкалар катнашты.

15.05.2015
Татарстанның үсеше сулыкларны сәламәтләндерү буенча чараларны гамәлгә кертмичә мөмкин түгел. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Казанда узган Идел төбәкара табигатьне саклау прокуратурасының түгәрәк өстәл киңәшмәсендә белдерде. Бу чара Казан ратушасында узды. Шулай ук киңәшмәдә РФ Генераль прокуроры урынбасары Сергей Зайцев, Идел төбәкара табигатьне саклау прокуроры Вениамин Селифанов, РФ субъектлары прокуроролары, Россиянең төрле төбәкләреннән дәүләт хакимияте органнары вәкиллләре катнашты.
15.05.2015
Бердәм Россия" сәяси партиясе праймеризында катнашырга ТРның хәзерге лидеры Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын тәкъдим итте. Аны бүген Татарстан Халыклар дуслыгы йортында узган "Татартан - Яңа гасыр" иҗтимагый оешмасы сәяси советының киңәйтелгән утырышында иҗтимагый хәрәкәт исеменнән аның әгъзасы, Чистай шәһәре муниципаль перенаталь үзәге баш табибы Светлана Филиппова тәкъдим итте.
15.05.2015
Бүген «Алабуга» махсус икътисади зонасында углерод җепселе җитештерү буенча завод ачылды. Ачылыш тантанасында ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм “Росатом” ДК генераль директоры урынбасары Александр Локшин, «Композит» ХК генераль директоры Леонид Меламед, «Алабуга» МИЗ Тимур Шаһивәлиев, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының химик-техник һәм урман сәнәгате комплексы департаменты директоры Владимир Потапкин, Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов катнашты.
15.05.2015
Бүген Казан IT-паркында V Республика яшьләр форумының финалы узды. Иң яхшы проектлар форумның йомгаклау күргәзмәсендә ТР Премьер-министры Илдар Халиковка тәкъдим ителде. Чарада шулай ук ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин, ТР Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев, шулай ук республиканың төрле юнәлешләр буенча эшчәнлек алып бара торган оешмалары җитәкчеләре катнашты.
15.05.2015
Бүген Татарстанда республиканың башкарма хакимият органнары җитәкчеләре һәм муниципаль берәмлек башлыкларын укыту буенча "Нәтиҗәле идарә: Стратегия. Гамәлләр. Нәтиҗә" программасы башланды.  "Сколково" Мәскәү идарә мәктәбе һәм Казан федераль университеты оештырган чара "Казан" тау-чаңгы комплексында уза. Программаны ачуда ТР Президенты вазsqфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм "Сколково" Мәскәү идарә мәктәбе ректоры Андрей Шаронов катнашты.
14.05.2015

Иртәгә, 2015 елның 15 маенда, реаль вакыт режимында Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми порталында «Алабуга» махсус икътисадый зонасында «Алабуга-Волокно» заводын ачу тантанасыннан интернет-трансляция оештырылачак.

Тантанада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, «Росатом» ДК генераль директоры Сергей Кириенко, «Композит» холдинг компаниясе» генераль директоры Леонид Меламед, «Алабуга» МИЗ ППТ» ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев һәм башкалар катнашачак.

14.05.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Иваново өлкәсе губернаторы Павел Коньков белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов та катнашты.

Битләр: << 1481 1482 1483 ( 1484 ) 1485 1486 1487 1488 1489 1490 >>