Яңалыклар

29.04.2015
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте директорының беренче урынбасары Анатолий Рудый белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. Искә төшерәбез, Анатолий Рудый Казанга Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенә байрак тапшыру тантанасында катнашу өчен килде.
29.04.2015
Бүген ТР Министрлар Кабинетындагы киңәшмәдә Татарстан Республикасы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәтенә Идел һәм Кама буйлары табигатен саклау зоналарын тәртипкә китерү буенча программаны булдырырга йөкләде. Татарстан Республикасында Парклар һәм скверлар елы кысаларында үткәрелә торган эшләргә өстәмә итеп, Рөстәм Миңнеханов 2016 елны Идел һәм Кама су саклау зоналары елы дип игълан итүне тәкъдимен кертте.
28.04.2015
Кичә Казанда ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының 20 еллыгына багышланган тантаналы чара булды. Анда ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләре башлыклары, предприятие җитәкчеләре, республиканың төзелеш комплексы вәкилләре катнашты.
28.04.2015
С.Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең 70-еллыгына багышланган тантаналы кичә узды. Бу бәйрәмгә уку йортының профессорлары, укытучылары, ветераннар, хезмәткәрләр һәм бу уку йортын тәмамлаучылар чакырылган иде.
28.04.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов РФ Федераль таможня хезмәте җитәкчесе Андрей Бельянинов белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөүкәмте Йортында узды, анда шулай ук Финляндия Таможнясының генераль директоры Лео Ниссинен, Татарстан таможнясы башлыгы Альберт Мавликов һәм башкалар катнашты. 

28.04.2015
23 марттан Татарстан территориясендә янгынга каршы махсус режим гамәлдә. Шуның белән бәйле рәвештә, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларга карата штраф күләме дә икеләтә арттырылды: физик затларга ул 2 меңнән 4 мең сумга, вазифаи затларга 15 меңнән 30 мең сумгача, юридик затларга 400 меңнән 500 мең сумга кадәр тәшкил итә. Янгынга каршы махсус режим гамәлдә вакытта республикада чүп-чар, коры-сары, үлән яндырганы өчен 9 кеше административ җаваплылыкка тартылган инде.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында үткәрелгән брифингта республиканың янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Сергей Сергеев хәбәр итте.
28.04.2015

Бүген Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырды. Рөстәм Миңнеханов җыелучыларны сәламләп, очрашу Яз һәм хезмәт, һәм Бөек Ватан сугышында Җиңү көне алдыннан үтүен билгеләп: "Биредәге Бөек Ватан сугышы ветераннарына рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Үзебезнең халкыбыз, ил, Татарстан өчен тырышканыгыз өчен рәхмәт сезгә, кадерлеләребез. Чын күңелдән сезгә озын һәм бәхетле тормыш, нык сәламәтлек һәм иминлек телим", - дип мөрәҗәгать итте Р.Миңнеханов кунакларга.

28.04.2015

Татарстан Казанда 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты матчларын уздыруга һәм 2017 елгы Конфедерацияләр Кубогына планлы әзерлек алып бара. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Россия 2018» республика оештыру комитеты утырышында хәбәр итте.

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда «Россия-2018» оештыру комитеты» АКБО генераль директоры Алексей Сорокин, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

28.04.2015
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россия Федерациясенең Федераль таможня хезмәте җитәкчесе Андрей Бельянинов белән очрашты.
28.04.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов 2014 елда Татарстан Республикасы кредит оешмаларының эш йомгаклары һәм 2015 елга бурычлары буенча киңәшмәдә катнашты. Чара Татарстан Республикасы  Милли банкы бинасында узды, анда шулай ук Россия Федерациясе Үзәк банкының Идел-Нократ баш идарәсе башлыгы Лариса Павлова катнашты

Битләр: << ( 1491 ) 1492 1493 1494 1495 1496 1497 1498 1499 1500 >>