Яңалыклар

15.04.2015
Татарстанның якындагы өч елда СПИД эпидемиясен бетерү өчен барлык мөмкинлекләре бар. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков белән очрашуда Көнчыгыш Европада һәм Үзәк Азиядә ЮНЭЙДС төбәк офисы директоры Виней Салдана белдерде. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.
14.04.2015

Татарстан белән Әзәрбәйҗанны күптәнге дустанә мөнәсәбәтләр бәйли, һәм бу «Гәнҗә автомобиль заводы» ҖБ җитештерү мәйданчыкларында «КАМАЗ» автомобильләре җыю линиясен ачу кебек проектны гамәлгә ашырырга ярдәм итте. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Гәнҗә шәһәрендә (Әзәрбәйҗан Республикасы) хәбәр итте.

Ул Әзәрбәйҗан җитәкчелегенә һәм шушы проектны алып баручы Әзәрбәйҗан Премьер-министрының беренче урынбасары Ягкуб Әюбкә рәхмәт белдерде.

14.04.2015
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Казанда 2015 елгы Спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты узачак объектларны карап чыкты. Аны ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ТР эчке эшләр министры Артем Хохорин озата йөрде.
14.04.2015

2015 елның сентяберендә Әзәрбәйҗан эшлекле даирәләре вәкилләре Татарстан Республикасына визит белән киләләр. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның Әзәрбәйҗан Республикасына визиты кысаларында Бакуда килештеләр. 

14.04.2015

Бакуга килгән саен без яңа һәм уңай нәрсәләр күрәбез. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Әзәрбәйҗан Республикасы Президенты Илһам Алиев белән очрашуда хәбәр итте.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Әзәрбәйҗанга эш сәфәре кысаларында узды.

Кунакларны сәламләп, Илһам Алиев беледергәнчә, бүген киләчәктә якынаю өчен, Әзәрбәйҗан белән Татарстан хезмәттәшлеген ныгыту өчен үзара багланышларны активлаштыру мөһим. Ул искәрткәнчә, бүген көннең икенче яртысында «Гәнҗә автомобиль заводы» ҖБ (Гәнҗә шәһәре) җитештерү мәйданчыкларында «КАМАЗ» автомобильләре җыю линиясе ачылачак.

14.04.2015

Бүген Бакуга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Әзәрбәйҗан Республикасы Премьер-министры Артур Таир оглы Раси-Задә белән очрашты. Яклар Россия-Әзәрбәйҗан мөнәсәбәтләре кысаларында киләчәктә үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Артур Раси-Задә билгеләп үткәнчә, бүген Россия белән мөнәсәбәтләр Әзәрбәйҗан Республикасы өчен бик әһәмиятле һәм, Россия регионнарының берсе буларак, Татарстанга бик җитди игътибар бирелә.

14.04.2015
Бүген Әзәрбәйҗанга эш сәфәре кысаларында Татарстан  Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Бакуда мәртәбәле кешеләр җирләнгән аллеяда булды һәм Әзәрбәйҗанның гомуммилли лидеры Гейдар Алиев каберенә чәчәкләр салды.
14.04.2015
2015 елның 1 июленнән Татарстан территориясендә РФ Социаль иминият фондының “Турыдан-туры түләүләр” (“Прямые выплаты”) пилот проекты башлана һәм пособиеләрне эш бирүчеләр түгел, ә Дәүләт учреждениесе филиаллары — РФ Социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлеге түләячәк.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта РФ Социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлеге идарәчесе Рамил Гыйззәтуллин хәбәр итте. Бу чара республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
13.04.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов көннең икенче яртысында Әзәрбәйҗан Республикасы татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасының Әзәрбәйҗандагы (Баку) Даими вәкиллегендә узды.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов 2015 елның 13-14 апрелендә Әзәрбәйҗанда эш сәфәрендә булачак.

Очрашуда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Әзәрбәйҗан татар җәмәгатьчелеге активистларына татар телен һәм мәдәниятен саклап калуга керткән өлешләре, уртак рухи хәзинәләрне арттырганнары өчен рәхмәт белдерде.

13.04.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Әзәрбәйҗан Республикасына килде.

Гейдар Алиев исемендәге халыкара аэропортта (Баку шәһәре) Рөстәм Миңнехановны Әзәрбәйҗан Республикасының Икътисад һәм сәнәгать министры урынбасары Ниязи Абдулла оглы Сәфәров, Россия Федерациясенең Әзәрбәйҗан Республикасындагы эшләрендә вакытлы ышанычлысы Олег Мурашев һәм башка рәсми затлар каршы алды.

Битләр: << 1491 1492 1493 1494 1495 1496 1497 1498 ( 1499 ) 1500 >>