Яңалыклар

19.05.2015

Бүген Казанның "Ак Барс" кара-каршы көрәш сараенда "WorldSkills" стандартлары буенча III илкүләм һөнәри осталык чемпионаты финалының ачылыш тантанасы уздырылды. Ачу тантанасында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, «Ворлдскиллс Россия» «Һөнәри бергәлекләрне һәм эшче кадрларны үстерү агентлыгы” берлеге генераль директоры Роберт Уразов катнашты.

19.05.2015
Бүген Казанның "Корстон" комплексында журналистлар һәм ММЧ арасында уздырыла торган "Бәллүр каләм"-“Хрустальное перо” конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.
19.05.2015

Бүген Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туристлык академиясендә Бөтенроссия укучылар фән олимпиадасы җиңүчеләрен һәм призерларын хөрмәтләү тантанасы булды. Чарада ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм башкалар катнашты.

19.05.2015

Бүген кич Татарстан Республикасына эш сәфәре белән Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец килде.

«Казан» халыкара аэропортында Ольга Голодецны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев һәм башка рәсми затлар каршы алды.

19.05.2015
Биш ел корылык булганда Татарстан бюджеты якынча 100 млрд. сум югалтты. Шул исәптән 2014 елгы корылык нәтиҗәсендә югалтулар 20 млрд. ка җитте. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
19.05.2015
Татарстанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү көннәрендә 74 мең 691 юбилей медале тапшырылган, шул исәптән 150 бүләкне фронтовиклар республика җитәкчелегеннән алды.

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта журналистларга Татарстан Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев хәбәр итте.
19.05.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Үзәк банкы Рәисенең беренче урынбасары Георгий Лунтовский белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы  Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы  Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн, Россия Банкы Идел-Нократ баш идарәсе башлыгы урынбасары - Татарстан Республикасы буенча Милли банк бүлекчәсе идарәчесе Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм башкалар катнашты. 

19.05.2015

Бүген ТР Министрлар Кабинетында 2015 елгы су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты ФИНА партнерлары белән ниятләр турында килешүләрне имзалау тантаналы чарасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Халыкара йөзү федерациясе (FINA) президенты Хулио Маглионе, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Казан мэры Илсур Метшин, “Спорт проектларының башкарма дирекциясе” АНО генераль директоры Азат Кадыров һәм башкалар катнашты. 

19.05.2015

Без Татарстан Республикасының Япония партнерлары белән хезмәттәшлеге кысаларында бөтен инициативаларны да хуплыйбыз. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Япония Премьер-министрының махсус киңәшчесе Эйити Хасэгава белән очрашуда белдерде. Очрашу Татарстан Республикасы  Хөкүмәте Йортында узды. 

18.05.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Маниса шәһәрендәге оешкан сәнәгать зонасында булды. Аны Маниса оешкан сәнәгать зонасы директоры Сәид Төреки, Маниса провинциясе губернаторы Эрдоган Бекташ, Татарстан делегациясе әгъзалары һәм Маниса сәнәгать зонасы резидент компанияләре җитәкчеләре озата йөрде.

Сәид Төреки билгеләп үткәнчә, Маниса оешкан сәнәгать зонасы тарихы 1966 елдан башлана. Бүген зонаның гомуми мәйданы 960 га тәшкил итә, анда 200 предприятие эшли. 2014 елда тышкы сәүдә әйләнеше 8,1 млрд. доллар булган. Маниса Төркиянең оешкан сәнәгать зоналары арасында җитештерү күләмнәре буенча беренче урынны били, диде Сәид Төреки.

Битләр: << 1481 ( 1482 ) 1483 1484 1485 1486 1487 1488 1489 1490 >>