Яңалыклар

02.07.2015
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүген Казан Кремлендә хезмәт ветераны, Бөек Ватан сугышы ветераны Фәйзи Галиев белән очрашты, аңа бүген 90 яшь тулды.
02.07.2015
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов хезмәт ветераны Фәйзи Галиевне 90 яшьлек юбилее белән котлады. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Тантанада ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм ТР Әтнә муниципаль районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов катнашты.
01.07.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Бутлеров – Некрасов урамнарындагы территориядә төзелеш проектын һәм “Шамов хастаханәсе бинасы” мәдәни мирас объектын реставрацияләү проектын карауга багышланган күчмә киңәшмә үткәрде. Аны Казан мэры Илсур Метшин, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре озата йөрде. 

01.07.2015
Бүген РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень һәм ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казанда "Светлая долина" торак комплексында яңа йорт нигезенә капсула салды.
01.07.2015
Бүген «Казанский ДСК» модернизацияләнгән заводын ачу тантанасы узды. Чарада Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень, ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин һәм башка рәсми затлар катнашты. 
Кунаклар «Казанский ДСК»карадылар, аннан заводны ачу тантанасы башланды. Бу вакыйга белән завод хезмәткәрләрен Михаил Мень котлады. Ул производство мәйданнарын каравы һәм кәнәгать калуы турында хәбәр итте. "Чыннан да, бу тулысынча заманча предприятие", - диде ул. 
01.07.2015
Бүген Татарстанга Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень килде. Аны “Казан” халыкара аэропортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков каршы алды.
30.06.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Дублинда (Ирландия) InnaLabs компаниясе офисында булды.

InnaLabs компаниясенә 2011 елда нигез салынган.

30.06.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Дублинда «Тринити колледж» уку йортында булды.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Ирландия башкаласына ике көнлек эш сәфәре кыла (2015 елның 29-30 июне).

Бу уку йортына 1592 елда Королева Елизавета I нигез салган һәм колледж Дублин университетының бер өлеше булып тора.

30.06.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Дублинда (Ирландия) Google Европа штаб-квартирасында булды.

Рөстәм Миңнехановка һәм аны озата йөрүче Татарстан Республикасы делегациясе әгъзаларына Дублинның тарихи районында урнашкан күп катлы бина буйлап экскурсия оештырдылар.

30.06.2015
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген ТР Министрлар Кабинеты Президиумы утырышын уздырды, ул мәдәният өлкәсендә яшь белгечләр әзерләү темасына багышланган иде. Бу чара ТР Хөкүмәте йортында республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Утырышта шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров , республика министрлыклары һәм ведомство вәкилләре, ТР мәдәният эшлеклеләре катнашты.

Битләр: << 1471 1472 1473 1474 1475 1476 1477 ( 1478 ) 1479 1480 >>