Яңалыклар

05.06.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Фикрәт Табиев белән хушлашу чарасында катнашты.

Фикрәт Табиев совет гаскәрләренең чикләнгән континенты Әфганстанда булган елларда бу илдә СССР илчесе булып эшләгән. Моңарчы ул КПСС обкомының беренче секретаре вазыйфасында 19 ел буена Татарстанга җитәкчелек иткән.

04.06.2015
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Экологлар көненә багышланган бәйрәм чараларында катнашты.

Тантанада чыгыш ясап, Илдар Халиков, ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллективын Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлады һәм соңгы елларда ведомство тарафыннан берничә проект уңышлы гамәлгә ашырылды, дип өстәде. Ул Кабан күле һәм Казансу елгасын чистартуны уникаль проект, дип атады.
04.06.2015

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов  "Ямал - Идел буе" маршрутыннан нефть химиясе углеводород чималын илтү буенча магистраль продукция үткәргечен төзү мәсьәләсенә багышланган киңәшмәдә катнашты. Киңәшмә Мәскәүдә РФ Президентының Идел буе Федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич җитәкчелегендә үтте. 

04.06.2015

Соңгы җиде елда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы тармагына шәхси инвестицияләр 140 млрд. сумнан артык булды. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген «Инвестицияләүгә өстенлекле мөмкинлекләр буларак, Россия азык-төлек иминлегенә янаган төп куркынычлар» сессиясендә белдерде. Сессия Ростов-на-Донуда I Бөтенроссия азык-төлек иминлеге форумы кысаларында узды. Панель сессиясендә Санкт-Петербург аграр университеты ректоры Виктор Ефимов, Илкүләм кукуруз һәм көнбагыш җитештерүчеләр ассоциациясе президенты Игорь Лобач, «Просто молоко» ИК генераль директоры Марат Моратов, «Черный хлеб» компаниясе генераль директоры Павел Абрамов катнаштылар.

04.06.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Ростов-на-Дону шәһәренә эш сәфәре кыла.

Сәфәренең төп максаты – I бөтенроссия азык-төлек иминлеге форумында катнашу.

Форум 2015 елның 4-5 июнендә «ВертолЭкспо» конгресс-күргәзмә мәйданчыгында уза (Ростов-на-Дону, М.Нагибин ур., 30).

04.06.2015
Халыктан шикаятьләр саны кимү, Татарстанда ягу сезонына кагылышлы үткәрелгән эшләрнең күрсәткече булып тора. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында “2014/2015 елларның ягу сезонында ТР җылыту-энергетика һәм торак-коммуналь комплекс эшләрен оештыру нәтиҗәләре һәм 2015/2016 еллар ягу чорына нәтиҗәле әзерлек буенча бурычлар турында” гы темага багышланган утырышта белдерде.
04.06.2015
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген Казанда уза торган VII Бөтенроссия нейрохирурглар съездында катнашучылар белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда шулай ук ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару мәсьәләләре буенча идарә башлыгы Гүзәл Шакирова катнашты.
03.06.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәрендәге Форд Соллерс заводында яңа Форд Фиеста автомобильләре җитештерүне башлап җибәрү тантанасында катнашты. Тантаналы чарада шулай ук Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев, Форд Соллерс президенты Тед Каннис, Форд Соллерс вице-президенты Адиль Ширинов һәм башкалар катнашты.

03.06.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты кысаларында Чаллы шәһәре һәм Татарстан Республикасының Кама арты төбәге эшкуарлары белән очрашты.  Очрашу Чаллы ИТ-паркында узды. Анда шулай ук ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов, Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев, республика министрлыклары һәм ведомстовлары җитәкчеләре, ТР муниципаль берәмлекләр башлыклары һәм Татарстан бизнес җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты. 

03.06.2015

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, күренекле дәүләт эшлеклесе Фикрәт Әхмәтҗан улы Табиевның вафаты сәбәпле, Табиевлар гаиләсенә кайгыларын уртаклашып, телеграмма җибәрде.

"Хөрмәтле Динә Мөхәммәд кызы! Күренекле дәүләт эшлеклесе һәм җитәкчесе, олпат, үзенчәлекле шәхес Фикрәт Әхмәтҗан улы Табиевның вафатын ишетеп, бик хәсрәтләндем, – диелә телеграмма текстында.

Битләр: << 1471 1472 1473 ( 1474 ) 1475 1476 1477 1478 1479 1480 >>