Яңалыклар

29.05.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов "Кама Аланы" индустриаль паркы территориясендә стретч-тасма җитештерү буенча ике яңа линияне эксплуатациягә тапшыру тантанасында катнашты.

Тантанада шулай ук Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, "Таиф" ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, "Нижнекамскнефтехим" ҖАҖ генераль директоры Владимир Бусыгин һәм башкалар катнашты.

29.05.2015

Бүген Иннополис шәһәрендә "Оборона-сәнәгать комплексы хезмәтендә мәгълүмати технологияләр" исемле дүртенче конференция кысаларында "IT - илкүләм куркынычсызлыкның төп алшартларының берсе" темасына панель дискуссия үткәрелде. Анда Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, "Ростех" дәүләт корпорациясе генераль директоры, Россия машина төзүчеләре берлеге рәисе Сергей Чемезов һәм башкалар катнашты. Конференция 26 майда ачылды.

29.05.2015

Милләтара мөнәсәбәтләр мәсьәләсенә аеруча игътибар итәргә кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген республика массакүләм чаралары вәкилләре белән очрашуда белдерде. Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Президентының ИФОда Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич бүген Казан Ратушасында үткән Россия Федерациясе Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары ассоциациясе утырышында катнаштылар. Көн тәртибендә милләтара мөнәсәбәтләр һәм коррупциягә каршы тору мәсьәләләре булды. 

29.05.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары ассоциациясе утырышында катнашты. Чара Казан Ратушасында узды.

Утырышта шулай ук Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ ИФО регионнарының закон чыгару органнары җитәкчеләре катнашты.

29.05.2015

Бүген Казанга Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич эш визиты белән килде. “Казан” халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов каршы алды. 

28.05.2015

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко адресына, әнисе вафат булу сәбәпле, кайгысын уртаклашу сүзләре белән телеграмма юллады. 

28.05.2015
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков “Сәүдә эшчәнлеге өлкәсендә конкуренция булдыру” II Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашты. Ул Казанда Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтнең укыту-методик үзәгендә уза.
28.05.2015
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Халыкара Төрки академия һәм Төркия Фәннәр академиясе президентлары белән очрашты. Бу чара ТР Хөкүмәте йортында узды.

Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәләхов катнашты.
27.05.2015

Татарстаннан еракта чит илдә командировкада булсам да, Баулыда булган һәлакәткә карата мөнәсәбәтемне белдермичә кала алмыйм. Олы кеше үлеменә китергән тупаслык, җансызылык минем ачуымны китерә. Зәйнулла Әдрәевның туганнары һәм якыннарының тирән кайгыларын ихлас күңелдән уртаклашам. Мондый хәлнең ничек мөмкин булуын да аңлау бик авыр. 

27.05.2015

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов кичә, 2015 елның 26 маенда, Перу Президенты Ольянта Умала Тассо белән очрашты. Искәртик, Рөстәм Миңнеханов Лимада ике көнлек эш сәфәрендә. Очрашу Перу Президенты Сараенда үткәрелде. 

Битләр: << 1471 1472 1473 1474 1475 1476 ( 1477 ) 1478 1479 1480 >>