Яңалыклар

24.01.2016

Бүген Казан Кремлендә FINA президенты Хулио Маглионега һәм Халыкара йөзү федерациясе башкарма директоры Корнелий Маркулескука хөрмәт күрсәттеләр. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.    

23.01.2016

Татарстан Республикасында 2016 елгы чәчү кампаниясендә 11 мең трактор, 6 меңнән артык чәчкеч, 600 дән артык чәчү комплекслары һәм башка авыл хуҗалыгы техникасы файдаланышта була. 

Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. 

Киңәшмәне видеоконференция режимында республиканың бөтен муниципаль районнары белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. 

Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. 

23.01.2016

Татарстан Республикасында 2016 ел программаларын гамәлгә ашыру кысаларында объектлар төзелеше башланды. Бу шул исәптән күп фатирлы йортларны, арендага бирелүче торак, участок вәкаләтле полиция хезмәткәрләренә торак, күп балалы гаиләләргә торак һәм башка категоридәге халыкка тораклар төзелеше. 

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне видеоконференция режимында республиканың бөтен муниципаль районнары белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. 

Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. 

22.01.2016

2015 нче ел нәтиҗәләре буенча, Татарстанда алкоголь һәм составында спирт булган продукциянең легаль әйләнеше өлкәсендәге эшчәнлектә соңгы 5 елда берникадәр яхшырак динамика күзәтелә. Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Этил спирты, алкоголь продукция җитештерү, әйләнеше һәм сыйфаты һәм кулланучылар хокукларын яклау өстеннән дәүләт күзәтчелеген тәэмин итү буенча ТР дәүләт инспекциясенең киңәйтелгән коллегия утырышында шулай дип билгеләп узды.

22.01.2016

ТР Премьер-министры Илдар Халиков бүген Алкоголь базарын көйләү буенча федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Вячеслав Диденко белән очрашты.

Әңгәмә барышында ике яктан да катнашучылар алкоголь базарындагы гомуми хәл, шулай ук ялган продукция таралуга каршы көрәш алымнары хакында фикер алыштылар.

21.01.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Давостагы Бөтендөнья икътисадый форум - 2016 кысаларында берничә чарада катнашты. 

Искәртик,Давостагы Бөтендөнья икътисадый форум 20-23 гыйнвар көннәрендә үтә, төп тема - "4 нче сәнәгать революциясен үзләштерү". Моннан тыш, региональ иминлек, климат үзгәрүе, эре күпләп сату товарлары буенча вәзгыять һәм башка мәсьәләләр турында сүз бара. 

Аерым алганда, бүген "Евразия һәм хәзерге заман ефәк юлы" сессиясе (Congress Centre, Aspen 2) үткәрелде. Анда катнашучылар Яңа ефәк юлы проектының гамәлгә ашырылу барышы, Евразиянең региональ үсеше перспективалары турында сөләштеләр. 

21.01.2016

Татарстанда икенче һәм аннан соң туган балалар саны арта бара, шуның белән бергә беренче бала саны, киресенчә, кими бара. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе коллегиясе утырышында идарәнең башлыгы Альбина Шәвәлиева сөйләде.

Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

21.01.2016

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Сергей Данкверт белән очрашты.

Сергей Данкверт иртән Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе һәм ТР Дәүләт ветеринария хезмәтенең уртак коллегия утырышында булды.

21.01.2016

Узган 2015 нче елда Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе тоткыннарның качып китүләренә һәм массакүләм тәртипсезлекләргә юл куймаган, шуның белән эшендәге төп бурычны үтәгән. Россия Федерациясенең барлык идарәләре дә 12 ел дәвамында моңа ирешеп килү белән мактана алмый. Иң мөһиме – 2016 нчы елда да бу күренешләргә юл куймау. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ведомствоның йомгаклау коллегиясе утырышында белдерде.

21.01.2016

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Сергей Данкверт белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды, анда ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов катнашты. 

Битләр: << 1371 1372 1373 1374 1375 ( 1376 ) 1377 1378 1379 1380 >>