Яңалыклар

29.12.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты, компаниянең Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәт шәһәрендә (Татарстан Республикасы) «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды. 

Директорлар советы 2015 елның 11 ае эчендә компаниянең бюджет  үтәлешен карады һәм 2016 елның гыйнварына һәм беренче кварталына бюджетын раслады.

29.12.2015

Татарстанда парк һәм скверлар дирекциясе булдырылачак. Хәзерге вакытта яңа структураның оештыру-хокукый формасы турында мәсьәлә хәл ителә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР Президентының парк һәм скверлар мәсьәләсе буенча ярдәмчесе Наталия Фишман сөйләде.

29.12.2015

Татарстанда быел Парклар һәм скверлар программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә җәмәгать киңлегенең 140 яңа объекты булдырылган. Шуларның 75 яңа төзелеш объектлары булса, 65е – капиталь төзекләндерү объектлары.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта ТР Президентының парклар һәм скверлар мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Наталия Фишман бәян итте.

29.12.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "ТАНЕКО" төзелеше проектын гамәлгә ашыру буенча республика штабының йомгаклау утырышын үткәрде. Чарада "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Маганов, "ТАНЕКО" генераль директоры Леонид Алехин, ТР Презденты ярдәмчесе Ринат Сабиров, ТР Президентының нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Шәфәгать Тәхаутдинов һәм башкалар катнашты. 

29.12.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада яңартылган ҖЭҮ (ТЭЦ) дә потенциалы түбән парлы турбиналарны кулланучы яңа энергоблокны эшләтеп җибәрде. Чарада шулай ук "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Маганов, "ТАНЕКО" генераль директоры Леонид Алехин, ТР Презденты ярдәмчесе Ринат Сабиров һәм башкалар катнашты.  

29.12.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама муниципаль районына эш сәфәре кыла. Төп максаты – ТАНЕКО заводында булу һәм яңа объектлар төзүнең барышы белән танышу. 
Сәфәрендә аны «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, «ТАНЕКО» АҖ генераль директоры Леонид Алехин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, Татарстан Республикасы Президентының нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Шәфәгать Тәһаветдинов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин һәм башкалар озата йөрде. 

28.12.2015

Азнакайда бүген яңа мәдәни үзәк үзенең ишекләрен ачты. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, “Татнефть” җәмгыятенең кадрлар һәм социаль үсеш буенча генераль директор урынбасары, ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев катнашты.

27.12.2015

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика дәрәҗәсендә мәдәни мирас объекты - Изге Рух төшүе чиркәвендә булды. Бүген биредә гыйбадәт кылу чаралары узды. 

27.12.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендә яңа төзелеш мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Киңәшмәдә Париж Коммунасы, Мәскәү, Тихомирный, Һ.Такташ һәм башка урамнарда яңа объектлар төзү проектлары тәкъдир ителде. Татарстан  Президенты шәһәр архитектурасын яңа биналар бозмасын өчен төзүчеләр эшен әйбәтләп күзәтергә һәм тикшереп торырга кушты. 

26.12.2015

Бүген Чаллыда IТ-паркта республикада беренче «Кванториум» балалар технопаркы ачылды. Аның ачылышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Андрей Никитин, Россия Президенты Администрациясе эксперт идарәсе башлыгы урынбасары Галина Махакова, Россия мәгариф һәм фән министры урынбасары Вениамин Каганов һәм башка рәсми затлар катнашты.
Искәртеп үтик, Татарстан Стратегик инициативалар агентлыгы һәм РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының “Балаларга өстәмә белем бирү системасының яңа моделе” проектын чынга ашыру өчен сынау төбәге булды. Беренче ике технопарк ноябрь ахырында Ханты-Мансийскида һәм Нефтеюганскида ачылды.

Битләр: << ( 1381 ) 1382 1383 1384 1385 1386 1387 1388 1389 1390 >>