Яңалыклар

17.02.2016

Бүген “Казан ярминкәсе” ААҖ территориясендә ачылган Идел буе агросәнәгать форумы кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы узды. Аның эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

17.02.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе агросәнәгать форумы кысаларында Татарстан АСК экспозициясен карап чыкты. Форум «Казан ярминкәсе» КҮдә башланып китте һәм 19 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Шулай ук анда «Агрокомплекс: Интерагро. Анимед. Идел буе  фермеры» 19 нчы халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе һәм «Волгапродэкспо» 16 нчы махсуслаштырылган күргәзмәсе оештырылган иде.

17.02.2016

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Air Cargo Global компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

Air Cargo Global компаниясе – авиация транспорты белән йөк ташу буенча дөньяда лидерларның берсе. Air Cargo өзлексез һәм ышанычлы каналлар булдырып, йөкләрне дөньяның теләсә кайсы почмагына үз вакытында илтүне тәэмин итә.

16.02.2016

Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Үзәк банкы Рәисе урынбасары Ольга Скоробогатова белән очрашты. 

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Россия Банкының Идел-Нократ баш идарәсе башлыгы урынбасары – бүлекчә идарәчесе – РФ Үзәк банкының Идел-Нократ баш идарәсе ТР буенча Милли банкы башлыгы Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм башкалар катнашты. 

 

16.02.2016

Бүген Түбән Кама муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов район һәм шәһәр советларының йомгаклау сессияләре эшендә катнашты. 
Төп нотык белән Түбән Кама районы башлыгы, Түбән Кама шәһәре мэры  Айдар Метшин чыгыш ясады. 

16.02.2016

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама муниципаль районына эш сәфәре кылды. Визиты кысаларында ТР Президенты Түбән Кама нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумы эшчәнлеге белән танышты. Аны ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин озата йөрделәр. 

16.02.2016

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Тукай муниципаль районына эш сәфәре кылды. Ахырда ул муниципаль район Советының 2015 елдагы социаль-икътисади  үсеш нәтиҗәләре һәм 2016 елга бурычлар билгеләүгә багышланган утырышында катнашты. Әлеге чарага кадәр ТР Президенты ярминкәдә булды, анда районның азык эшкәртүче һәм башка сәнәгать предприятиеләре үз товарларын тәкъдим иткән иде.

16.02.2016

Европа һәм Төньяк Америка “Аммоний”АҖ  (Менделеев ш.) өчен төп чит ил базары булды. 

Бүген ТР Хөкүмәте бинасында үткәрелгән брифингта “Аммоний” АҖ Директорлар советы рәисе Ринат Ханбиков шул хакта белдерде.

Брифингның төп темасы Менделеев шәһәрендә “Аммоний” АҖ  файдалануга тапшыру булды.

16.02.2016

Бүген Тукай районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ханов» крестьян-фермер хуҗалыгында  (Мәләкәс авыл җирлеге) булды.

«Ханов» крестьян-фермер хуҗалыгының гаилә кошчылык фермасы эшчәнлеге һәм аның киләчәккә планнары турында хуҗалык башлыгы Ринат Ханов сөйләде.

15.02.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Новгородка эш сәфәре кысаларында Россия газ-мотор техникасы базарын үстерү буенча киңәшмәдә катнашты. 
Чара «ГАЗ» автозаводы мәйданчыгында узды, анда шулай ук Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм «Газпром» ГАҖ идарсе рәисе Алексей Миллер катнашты.

Битләр: << 1381 1382 ( 1383 ) 1384 1385 1386 1387 1388 1389 1390 >>