Яңалыклар

29.01.2016

Бүген Казанда, Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы белән «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация» АҖ арасындагы хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация» АҖ генераль директоры Александр Браверман кул куйды.

 

29.01.2016

Бүген Татарстанга РФ Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин килде. “Казан” халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков һәм ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин каршы алды.

28.01.2016

44нче номерлы ("Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар, эшләр сатып алу һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә контракт системасы турында")гы һәм 223нче номерлы ("Аерым юридик затлар тарафыннан товарлар, эшләр сатып алу һәм хезмәт күрсәтү турында") федераль законнар кысаларында башкарыла торган сатып алуларның 2015 елда күләме 237 млн. сумга бәяләнә. Бу хакта ТР сатып алулар буенча Дәүләт комитетының коллегия утырышында ведомство җитәкчесе Ольга Редько хәбәр итте. 

Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров һәм башкалар катнашты. 

 

28.01.2016

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Россиядә күчемсез милек һәм эшкуарлыкны үстерү буенча Castorama (“Касторама”) компаниясе директоры Мишель Шез белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда ТР Премьер-министры ярдәмчесе Назил Насыйбуллин,ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.

Ике яктан да катнашучылар “Касторама” компаниясенең республика базарына чыгу мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

28.01.2016

Тикшерү идарәсе эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе –террористик һәм экстремистик җинаятьләрне тикшерү. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышында хәбәр итте.   

27.01.2016

Инвестицияләрне җәлеп итү – гади генә мәсьәлә түгел, һәм ул безгә генә дә бәйле түгел, ул шулай ук дөньядагы тышкы сәяси вәзгыятькә, илдәге эчке  вәзгыятькә дә бәйле. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгының йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте. 

Чара бүген Казанда  югары технологияләр технопаркы – ИТ-паркта узды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республиканың инвестицияләр эзләү буенча  резервлары күп, барысы да файдаланылмый гына, һәм шуңа күрә  амбициоз максатлар куярга кирәк.

27.01.2016

2015 елда Татарстан Республикасында төп капиталга инвестицияләр күләме 597 млрд. сум тәшкил иткән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында  ведомство җитәкчесе Талия Миңнуллина хәбәр итте.

Чара бүген Казанда  югары технологияләр технопаркы – ИТ-паркта узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Инвестицияләр һәм үсеш агентлыкларының илкүләм ассоциациясе» НКО идарәсе рәисе Сергей Беляков, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйт Шакиров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм башкалар катнашты.

27.01.2016

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Татэнергосбыт” ААҖ Директорлар советының 2016 елда беренче утырышы узды.

Бу чара ТР Хөкүмәте йортында үтте.

Компания директоры Рифнур Сөләйманов 2015 елның төп нәтиҗәләре турында доклад ясады, шул исәптән узган ел өчен компаниянең финанс-хуҗалыгы эшчәнлеге, республика кулланучыларының электроэнергия өчен бурычлары турында мәгълүмат җиткерде.

27.01.2016

2015 елда мәҗбүри социаль иминият взнослары хисабына РФ Социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлеге бюджетына 12 млрд сумга якын акча алынган. Алдагы ел белән чагыштырган вакытта 129 млн сумга артыграк җыелган. Бүген учреждение координация советының киңәйтелгән утырышында чыгыш ясап, Фондның төбәк бүлеге идарәчесе Рамил Гайзатуллин әнә шундый саннарны мисал итеп китерде.

27.01.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Educare (Сингапур) компаниясенең генераль директоры Майк Тируман белән очрашты. 

ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева һәм башкалар катнашты. 

 

Битләр: << 1371 1372 1373 ( 1374 ) 1375 1376 1377 1378 1379 1380 >>