Яңалыклар

27.01.2016

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына 2016 елда гаилә институтын ныгыту һәм квалификацияле кадрлар әзерләү мәсьәләләренә күбрәк игътибар итәргә йөкләде. Бу хакта ул ведомство коллегиясенең киңәйтелгән утырышында белдерде. 

27.01.2016

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән РФ Социаль иминият фонды рәисе Андрей Кигим бүген Россия Социаль иминият фонды Татарстан бүлегенең яңа консультация-клиентлар үзәге эше белән таныштылар. Яңа үзәк 2015 елның июленнән эшли. Ул төбәк бүлеге бинасының 1 нче катында урнашкан (К.Нәҗми ур., 2/39 йорт).

ТР Президентына үзәкнең роле, клиентларга хезмәт күрсәтү тәртибе турында сөйләделәр. Республика лидеры мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен билгеләнгән электрон чират системасын һ.б. да сынап карады.

26.01.2016

Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ведомствоның йомгаклау коллегиясе кысаларында Татарстан таможнясы эшчәнлегенә бәя бирде. Бу чарада шулай ук Татарстан таможнясы башлыгы Альберт Мәүликов, ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР Куркынычсызлык советы секретаре Айрат Шәфигуллин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

26.01.2016

Бөтен дөньяда, шул исәптән Россия Федерациясендә, грипп белән авыручылар саны арта бара. Татарстан Республикасында да гыйнварның икенче атнасыннан авыруның күтәрелеше күзәтелә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина хәбәр итте.

Брифингта шулай ук ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һәм КДМУның балалар инфекциясе кафедрасы мөдире, балалар инфекциясе буенча баш белгеч Владимир Анохин катнашты.

25.01.2016

“Ел студенты-2015” исеменә быел Икътисад, идарә һәм хокук институтының Яр Чаллы шәһәре филиалы студенты Диана Мамакова лаек булды. Бу хакта бүген “Пирамида” күңел ачу комплексында узган “Ел студенты-2015” республикакүләм премиясендә игълан ителде.

Бүләкләрне җиңүчеләргә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков тапшырды.

25.01.2016

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Ак Барс" хоккей командасы һәм аның тренер составына теләктәшлек сүзләре җиткерде.

25.01.2016

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

 «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин 2015 елда республика нефть-газ комплексы предприятиеләре эшчәнлегенә йомгак ясады. Татарстанда комплексның барлык база предприятиеләре дә  2015 елны табышлы тәмамлаганнар. Сатудан табыш үткән ел белән чагыштырганда 1,5 мәртәбә арткан.

25.01.2016

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР буенча ЭЭМның 2015 ел нәтиҗәләренә багышланган коллегиясендә белдерде. Чарада шулай ук ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев, ТР Прокуроры Илдус Нәфыйков, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.

24.01.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Махсус дәүләт стипендиясе стипендиатлары, федераль, округ яшьләр форумнарында катнашучылар, балалар һәм яшьләр оешмалары активы белән очрашты. 

Очрашу Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында «Волга»  яшьләр үзәгендә узды. 

24.01.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш районында «Волга» яшьләр үзәге территориясендә урнашкан, уен залы һәм йөзү бассейны булган «Волга» универсаль спорт комплексында булды. 

Битләр: << 1371 1372 1373 1374 ( 1375 ) 1376 1377 1378 1379 1380 >>