Яңалыклар

29.04.2016

«Алабуга» махсус икътисадый зонасының корпоратив университеты –  уникаль тәҗрибә җыярга ярдәм итәрлек алдынгы проект ул. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу фикерне МИЗ административ-эшлекле үзәгендә узган студентлар белән очрашуда хәбәр итте.  

29.04.2016

Бүген «Алабуга» махсус икътисадый зонасының 4 миллиард сумлык өч яңа резидент компаниясе проектлары МИЗның Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендәге Күзәтүчелек советы тарафыннан расланды. Утырыш МИЗ административ-эшлекле үзәгендә узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, «Алабуга» МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев катнашты.

29.04.2016

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген WorldSkills Russia илкүләм чемпионаты финалында Татарстаннан катнашучылар белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

29.04.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов төрле тармакларда алдынгылардан булган татарстанлыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды. 

Барлыгы Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре 52 кешегә тапшырылды. 

29.04.2016

Мөселманнар һәм православныйлар өчен ике мөһим объектны бер үк вакытта торгызу Татарстанда милләтара татулыкны һәм тынычлыкны ныгыту буенча уздырыла торган сшясәткә тулысынча туры килә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу республика фондының Попечительләр советының киңәйтелгән утырышында хәбәр итте. Утырыш Казан Кремлендә узды. Анда шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе, әлеге Совет рәисе Минтимер Шәймиев, Россия Президенты идарәсенең дини оешмалар белән эшләү департаменты җитәкчесе Евгений Еремин, РФ мәдәният министры урынбасары Александр Журавский, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары Татьяна Ларионова һәм Юрий Камалтынов, республиканың дини конфессия җитәкчеләре, министрлыклар, ведомстволар вәкилләре һ.б. рәсми затлар катнашты.

28.04.2016

Бүген Казанда "Татнефть-арена" ригында Казанда "TNA кагыйдәләре буенча көрәш" дөнья чампионатының TATNEFT кубогына ярышларның өченче этабы үтте. 

Көрәшне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карады. 

28.04.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университетының Попечительләр советы утырышында катнашты, утырыш инженер белемен үстерү мәсьәләләренә багышланды. Чара КФУ Инженер  институтының  инженер-лаборатория корпусында узды. 

Утырыш башланганчы Татарстан Республикасы Президенты КФУның  Инженер институты эшчәнлеге белән танышты. Рөстәм Миңнеханов уку кабинетларын, лабораторияләрне, проект зоналарын карап чыкты, шулай ук  студентлар тарафыннан иҗат ителгән инженер эшләнмәләрен бәяләде. 

28.04.2016

Татарстан Республикасы Прмьер-министры Илдар Халиков рәислегендә бүген “Татспиртпром” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында булды.

Утырышта узган ел өчен отчетны алдан раслау турында мәсьәлә каралды. Илдар Халиков компания эшчәнлегенең уңай нәтиҗәләрен билгеләде.

28.04.2016

Мәскәү  Gruppa  командасы Идел буенда зур күргәзмә комплексы - “Казан-Экспо” халыкара күргәзмә үзәге өчен логотип һәм фирма стилен эшләүгә ачык конкурсның җиңүчесе булды, ул лаләләрдән торган “чәчәкләр” концепциясен тәкъдим итте.

28.04.2016

Салым органнары тарафыннан алып барыла торган керемнәрнең 2016 елның 1 кварталында керүе турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин сөйләде.

Видеоконференцэлемтә режимында барлык муниципаль районнар белән узган республика киңәшмәсен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.  

Битләр: << 1331 1332 1333 1334 1335 ( 1336 ) 1337 1338 1339 1340 >>