Яңалыклар

13.05.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Австрия Президенты Хайнц Фишер белән очрашты.
Очрашу Австрия Президенты резиденциясе "Хофбург"та узды.

12.05.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Венада Музейлар кварталында булды. 

Музейлар кварталы шәһәр үзәгендә урнашкан һәм төрле мәдәни чаралар үткәрү өчен файдаланыла. Биредә элекке Австрия башкаласының төрле районнарында урнашкан күп төрле музей һәм мәдәният оешмалары берләштерелгән. 

Рөстәм Миңнехановка Музейлар кварталы турында презентация үткәрделәр һәм аны оештыру концепциясен аңлаттылар. 

12.05.2016

Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Австриянең «Мирас» татар җәмгыяте активы вәкилләре белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Венага эш сәфәре кысаларында узды.

Чарада Россиянең Австриядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Дмитрий Любинский да катнашты.

Рөстәм Миңнеханов «Мирас» татар җәмгыяте әгъзаларына татар телен, мәдәниятен һәм татар халкының гореф-гадәтләрен саклаган өчен, актив тормыш позициясе өчен рәхмәт белдерде.

12.05.2016

Бүген Австриягә эш сәфәре кысаларында (2016 елның 12-13 мае) Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Венада Дунай яр буен карады.

Яр буен төзекләндерү шәһәр кешеләренә табигать кочагында ял итү өчен уңайлы шартлар тудырган. Монда шәһәрне су басулардан саклау өчен утрау да корылган.  

12.05.2016

Бүген Венада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән милләтләр оешмасы (БМО) генераль секретаре урынбасары, Венадагы бүлеге директоры Юрий Федотов белән очрашты.

Очрашу Венада БМО бүлеге бинасында үтте. Анда шулай ук Сәнәгать үсеше буенча БМО җитәкчелеге (ЮНИДО) һәм Халыкара гамәли системалы анализ институты җитәкчелеге катнашты. 

12.05.2016

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Вена бургомистры һәм җир хөкүмәте башлыгы Михаэль Хойпльне Россиягә сәфәре кысаларында Казанга килергә чакырды.

Рөстәм Миңнеханов белән Михаэль Хойпль Вена ратушасының тарихи бинасында очрашты.

12.05.2016

Очрашу Австрия Парламентының тарихи бинасында үтте. 

12.05.2016

Гамәлдәге сәяси һәм икътисадый вәзгыятькә һәм санкцияләргә карамастан, Татарстан Республикасы белән Австрия дустанә мөнәсәбәтләрне һәм эшлекле багланышларны саклап кала алды, шулай ук хезмәттәшлекне киңәйтү өчен яңа юллар эзли. Бүген бу хакта Венада Австрия-Россия дуслыгы җәмгыятендәге эшлекле төшке аш кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.  

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Австриягә эш сәфәре кыла.

Эшлекле төшке ашта Татарстан Республикасы делегациясе әгъзалары, Австрия эшлекле даирәләре вәкилләре, Австрия-Россия җәмгыяте генераль секретаре Флориан Стерман, Австрия-Россия дуслык җәмгыяте президенты, Австрия Икътисадый палатасы вице-президенты Рихард Шенц һәм башка рәсми затлар катнашты. 

12.05.2016

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген ТР Хөкүмәте йортында “Россия-Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме утырышын үткәрү һәм аңа әзерлек буенча буенча оештыру комитеты утырышын уздырды.

12.05.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Венага эш сәфәре кысаларында Австрия Икътисад палатасы президенты Кристоф Ляйтл белән очрашты.

Очрашу Австрия Икътисад палатасында узды.

Яклар үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре, кайбер уртак проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алышты.

Битләр: << 1321 1322 1323 1324 1325 1326 1327 1328 1329 ( 1330 ) >>