Яңалыклар

09.05.2016

Бүген иртән Казанның Арча кыры зиратында хәрбиләрнең каберләренә һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар обелискына чәчәкләр салу тантанасы узды.

Чарада ТР Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Казан каласы Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, ТР Сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннарының иҗтимагый оешмасы рәисе Әхәт Юлашев, Бөек Ватан сугышы ветераннары һ.б.лар катнашты.

09.05.2016

Бүген Җиңү көнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар Казанда Җиңү паркындагы Дан мемориалында Мәңгелек ут төбенә чәчәкләр салдылар. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, сугышта катнашып, Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган Борис Кузнецов, Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге рәисе Әхәт Юлашев, республиканың министрлыклары һәм ведомстволары, предприятиеләр һәм иҗтимагый оешмалары вәкилләре, студентлар һәм укучылар, Бөек Ватан сугышы һәм башка хәрби хәрәкәтләр ветераннары, гади казанлылар катнашты.

09.05.2016

Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре!​ Сезне күпмилләтле дәүләтебез тарихындагы иң әһәмиятле вакыйга – рәхимсез дошманга каршы аяусыз сугышта Бөек Җиңү Көне уңаеннан чын күңелдән котлыйм!

08.05.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов көннең икенче яртысында республиканың Саба муниципаль районына эш сәфәре кылды, анда ул чәчү кампаниясе барышы белән танышты. Аны ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов озата йөрделәр. 

08.05.2016

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Кукмара муниципаль районында булды. Биредә ул язгы кыр эшләре барышы белән танышып, яңа объектлар ачылышында катнашты. Республика башлыгын ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев озата йөрде.

08.05.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Теләче муниципаль районында язгы кыр эшләренең барышын тикшерде. Татарстан Республикасы Президентын эш сәфәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озата йөрде.    

Хуҗалык җитәкчеләре белән очрашу Гыйниятуллин С.Ш. фермер хуҗалыгы – токымлы чаптарлар үрчетү фермасында узды. 

08.05.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәген йөреп чыкты. Төп маршрут Волков – Бутлеров урамнары аша узды.

Беренче объект психиатрия клиникасы (Волков ур., 80) булды. Бу төбәк дәрәҗәсендәге мәдәни мирас объекты – «Психиатрия  клиникасы бинасы, 1913  ел, архитектор И.И.Брюно».  Бина Казанның 19 гасыр азагы - 20 гасыр башы архитектура үрнәге булып тора. Бина башта ук дәвалау учреждениесе (клиника) итеп билгеләнгән.

Монда хәзер академик В.М.Бехтерев ис. Республика клиник психиатрия хастаханәсе урнашкан. Объект буенча аңлатмаларны Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин бирде.

08.05.2016

Бүген Горький исемендәге Яшел Үзән заводында «Сергей Котов» яңа патруль кораблен төзүгә старт бирелде. Яңа буын кораблен «Төньяк проект–конструкторлык бюросы» ААҖ проектлаган.
Хәрби диңгез флоты өчен яңа судно төзүгә старт бирү тантанасында РФ Хәрби диңгез флоты командующие, адмирал Владимир Королев һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин, ТР Дәүләтт Советы депутаты, "Ак Барс" холдинг компаниясе" ААҖ генераль директоры Иван Егоров, "Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" ААҖ генераль директоры Ренат Мистахов, «Төньяк проект–конструкторлык бюросы » ААҖ 22160 проектының баш конструкторы Алексей Наумов катнашты.

08.05.2016

Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров бүген чирәмдә хоккей буенча “Динамо-Казан” командасы баш тренеры, Россиянең атказанган тренеры, Татарстанның атказанган тренеры, Әрмәнстанның атказанган тренеры Араик Маргарянны 65 яшьлеге белән котлады.

Әсгать Сәфәров Араик Маргарянга  “Татарстан Республикасы Динамосы” физкультура-спорт җәмгыятенең югары бүләген – “ТРда динамо хәрәкәтен үстерүдәге казанышлары өчен” мактау билгесен тапшырды.

07.05.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «TGT Oilfield Services» технология үзәгендә (Казан, Магистраль ур., 59) булды. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Казан мэры  Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Мәкъзүм Сәлахов, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ  генераль директоры Рафинат Яруллин һәм башкалар озата йөрде.

«TGT Oilfield Services» халыкара компаниясе промысел–геофизик тикшеренүләр һәм углеводород ятмаларын мониторинглау, шулай ук  геологик-гидродинамик модельрү өлкәсендә  хезмәтләр күрсәтә.

Битләр: << 1331 ( 1332 ) 1333 1334 1335 1336 1337 1338 1339 1340 >>