Яңалыклар

03.05.2016

Татарстан Республикасына Сычуань провинциясе партком секретаре, халык вәкилләренең Бөтенкытай җыены даими комитеты башлыгы Ван Дунмин килде.

“Казан” халыкара аэропортында Ван Дунмин әфәндене Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков каршы алды.

03.05.2016

Бүген Дубайга эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты «Emaar Properties» компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. «Emaar Properties» -  1997 елда БГӘ нигезләнгән инвестиция компаниясе. Бүгенге көнгә ул - гарәп дөньясында иң эре девелопер. 

03.05.2016

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген республикада бакчачылык ширкәтләре инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

Киңәшмә ТР Хөкүмәте йортында узды, анда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Каримов катнашты.

02.05.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубай шәһәренә эш сәфәре кысаларында Берләшкән Гарәп Әмирлекләре эшлекле даирәләре белән очрашты. 

Рөстәм Миңнеханов Россия-Әмирлекләр мөнәсәбәтләре кысаларында   Татарстан белән БГӘ арасындагы сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек перспективаларын югары бәяләде. 

01.05.2016

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Al Habtoor Group» компаниясе рәисе Хәләф Әл Хабтур белән очрашты. 

Очрашу Татарстан Республикасы Президентының Дубай шәһәренә (БГӘ) эш сәфәре кысаларында узды.

Татарстан Республикасы белән Россия-Әмирлекләр мөнәсәбәтләре кысаларында Берләшкән Гарәп Әмирлеге арасындагы элемтәләрне үстерү безнең өчен зур әһәмияткә ия, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. 

01.05.2016

Татарстан Республикасы Президенты Рөстам Миңнеханов кичә эш сәфәре белән Дубай (БГӘ) шәһәренә килде. Эш программасы кысаларында БГӘ эре төзелеш һәм инвестиция компанияләре җитәкчелеге белән рәсми очрашулар планлаштырылган. 

30.04.2016

Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!

Сезне Бөек пост тәмамлану һәм Христосның Яңадан туу бәйрәме уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм.

Пасханы сыйфатлаучы бик күп матур гыйбарәләр бар. Аны нурлы, гүзәл, аеруча зурлауга лаеклы бәйрәм дип атыйлар, әле тагын «бәйрәмнәр таҗы» һәм «бар көннәр патшасы» дип тә йөртәләр.  Әлеге сүзләр кешеләргә рухи яңарыш алып килгән һәм дөнья тарихы агышын үзгәрткән бу бөек вакыйганың христианнар өчен ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын тулысынча чагылдыра.

30.04.2016

Татарстан Республикасы чәчү кампаниясенә тулысынча кереште. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә Тр Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. 

Киңәшмәне видеоконференция режимында бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. 

Марат Әхмәтов билгеләгәнчә, республиканың кайбер төньяк районнары да эшне башлаган. Пландагы 1,8 млн. гектар җирдән бүгенге көнгә 300 мең гектарында чәчү эшләре тәмамланган, бу алдан каралганның 16 % тәшкил итә. 

30.04.2016

Татарстан Республикасында 2016 елның 29 апреленә 771,1 мең кв. метр торак сафка кертелгән, бу узган елның шул ук чорына карата 101,6 % тәшкил итә. 

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортныда узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне видеоконференция режимында бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. 

29 арпельгә социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 95,3 мең кв. метрлык 54 йотр сафка кертелгән, анда 1 мең 683 фатир була. 

29.04.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» махсус икътисадый зонасы резидент компанияләренең төзелүче предприятиеләрендә булды. Аны «Алабуга» МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев озата йөрде. Татарстан Республикасы Президенты  KASTAMONU заводының икенче чиратының һәм «Драйлок» Бельгия компаниясенең яңа заводының төзелеше белән танышты.

Битләр: << 1331 1332 1333 1334 ( 1335 ) 1336 1337 1338 1339 1340 >>