ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин республикада бөтен җирдә җылылык бирү турында карар кылды.
Лениногорскида Татарстан Республикасының юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясенең күчмә утырышы узды. Утырышта ТР Премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин, ТР буенча дәүләт юл хәрәкәте иминлеге баш инспекторы Ленар Габдурахманов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытайга эш сәфәре кысаларында Тяньцзинь икътисадый һәм техник үсеш зонасында (TEDA) булды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Wanhua Chemical» компаниясе башлыгы Женгтяй Ляо нефть химиясе өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү турында сөйләштеләр.
Казахстанның Казандагы генераль консулы Еркин Тукумов белән бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда ТР Премьер-министры урынбасары -ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Премьер-министрының тышкы икътисади эшчәнлек буенча ярдәмчесе Назыйл Насыйбуллин һәм РФ Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Яньтай шәһәрендәге (КХР) югары технологияләр зонасында Кытай-Россия технопаркын карады. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов һәм Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Миңгалиев озата йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Циндао (КХР) шәһәренә эш сәфәре кысаларында «Haier» корпорациясе җитәкчелеге белән очрашты һәм «акыллы» заводта булды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Шаньдун (КХР) провинциясенә эш сәфәре кысаларында Циндао шәһәре мэры урынбасары Лю Цзяньцзюнь белән очрашты.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев “Татарстан Республикасының туристик волонтерлар ассамблеясе” волонтерлары белән очрашты.
Очрашуда ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай коммунистик партиясе комитетының Шаньдун провинциясе секретаре Лю Цзяи әфәнде белән очрашты. Очрашу Татарстан делегациясенең Цзинань шәһәренә (Кытай) эш визиты кысаларында узды.