Татарстан Хөкүмәте, WorldSkills Kazan 2019 һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты оештыру комитеты һәм РФ Элемтә министрлыгы хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар.
Бүген «Россия энергетика атнасы» форумы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Нефть-газ химиясенең бөтендөнья базарында нинди стратегия уңышка илтәчәк?» дигән панель дискуссиясендә катнашты.
Бүген Мәскәүдә «Россия энергетика атнасы» форумы кысаларында «ТАИФ» һәм «Сименс» компанияләре хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар. Тантанада «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов һәм «Сименс»ның Россиядәге президенты Александр Либеров та катнашты.
Бүген Мәскәүдә "Россия энергетика атнасы" энергия нәтиҗәлелеге һәм энергетиканы үстерү буенча халыкара форумы кысаларында "Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ 2033 елга кадәр исәпләнгән 240 млн. евролык Ойлер Гермес (Euler Hermes) иминият полисына озак сроклы кредит килешүен имзалады. Кредит линиясе чаралары "Сименс" белән 495 МВт куәтле яңа электр станциясен төзү проектын гамәлгә ашыруны финанслауга юнәлдерелә. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "ТАИФ" ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов катнаштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә. Визитының төп максаты - "Россия энергетика атнасы" энергия нәтиҗәлелеге һәм энергетиканы үстерү буенча халыкара форумында катнашу.
ТР Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Чистай” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә эшчәнлек алып бару турында килешүләр төзүгә гаризалар карау буенча комиссия утырышын уздырды.
Утырыш ТР Хөкүмәте йортында узды.
Бүген "Алабуга" махсус икътисади зонасында үсемлекләр өчен субстратлар - туфрак һәм табигый кушылмалар катнашмасы җитештерүче Grodan заводы ачылды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Даниянең Россиядәге илчесе Карстен Сендергорд, «ROCKWOOL International» өлкән вице-президенты Томас Келлер, «ROCKWOOL Russia» генераль директоры Марина Потокер катнашты.
Татарстанда “Өлкәннәрне карау мәктәбе” пилот проекты эшли башлады. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дания Корольлегенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Карстен Сендергорд әфәнде белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендә узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лорд Уэйверли (Бөекбритания) белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.
Очрашуда яклар Татарстан белән Бөекбритания арасындагы сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.