Яңалыклар

01.10.2018

Бүген Магнитогорскига эш сәфәре кысаларында  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чиләбе өлкәсенең татар җәмәгатьчелеге активы белән очрашты. Очрашуда шулай ук Чиләбе өлкәсе Губернаторы Борис Дубровский, Магнитогорск шәһәре башлыгы Сергей Бердников, «Магнитогорск металлургия комбинаты» ГАҖ Директорлар советы рәисе Виктор Рашников, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татарлары конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхеразыев та катнашты.

01.10.2018

Бүген Магниторгорск шәһәренә эшлекле сәфәре барышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Магнитогорск металлургия комбинаты" ГАҖндә булды. Рөстәм Миңнехановны комбинат эшчәнлеге белән Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Дубровский һәм “Магнитогорск металлургия комбинаты” Директорлар советы рәисе Виктор Рашников таныштырды. Татарстан Республикасы делегациясе домна мичләрендә металл кою, калын табаклы калай җитештерү цехын карады.

 

01.10.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Магнитогорск шәһәренә эш сәфәренә килде. Магнитогорск аэропортында Рөстәм Миңнехановны Чиләбе өлкәсе Губернаторы Борис Дубровский, Магнитогорск шәһәре башлыгы Сергей Бердников, «Магнитогорск металлургия комбинаты» ГАҖ Директорлар советы рәисе Виктор Рашников һәм башка рәсми затлар каршы алды. 

30.09.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Казан ЭКСПО" халыкара күргәзмә үзәге объектлары әзерлеген бәяләде. ТР Президентын Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Премьер-министр урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин һәм башкалар озата йөрде. 

29.09.2018

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Корея Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе У Юн Гын белән очрашты. 

29.09.2018

Республикада яшелчәләр утыртуга бирелгән җирләр мәйданы 30 процентка артты. 

29.09.2018

2018 ел башыннан Татарстанда 1 млн 650,5 мең кв.м торак файдалануга тапшырылган. Бу сан төбәк буенча еллык планның 70 процентка якынын тәшкил итә. Әлеге күрсәткечләр Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә билгеле булды.

29.09.2018

ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин республикада бөтен җирдә җылылык бирү турында карар кылды. 

28.09.2018

Лениногорскида Татарстан Республикасының юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясенең күчмә утырышы узды. Утырышта ТР Премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин, ТР буенча  дәүләт юл хәрәкәте иминлеге баш инспекторы Ленар Габдурахманов катнашты.

28.09.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытайга эш сәфәре кысаларында Тяньцзинь икътисадый һәм техник үсеш зонасында (TEDA) булды. 

 

Битләр: << 951 952 953 ( 954 ) 955 956 957 958 959 960 >>