Яңалыклар

28.03.2020

Татарстан Республикасында 2020 елның 27 мартына социаль ипотека, инвестицион күп фатирлы йортлар төзелеше, аз катлы торак төзелеше программалары буенча 780 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган, ягъни бу – планның 26,2%ы.

Бүген бу белешмәләрне Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов китерде. 

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

26.03.2020

Лаеш районының Усад авылына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ICL компанияләр төркеме эшчәнлеге һәм "Иннополис" махсус икътисадый зонаның Лаеш районында үсеше мәсьәләләренә багфшланган киңәшмә уздырды. Чара ICL технопаркында үтте. 

26.03.2020

Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Лаеш районының Усад авылында эш сәфәрендә. Төп максаты –  ICL компанияләр төркеме эшчәнлегенә һәм Лаеш районындагы «Иннополис» МИЗ үсеше мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә катнашу. 

26.03.2020

Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында бүген ТР Инвестицион советы һәм “Чаллы”, “Түбән Кама”, “Чистай” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә (ТОСЭР)  эшчәнлек турында килешү төзергә гаризаларны карау буенча комиссияләрнең уртак утырышы узды.

Утырышны ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

25.03.2020

Бүгенге коронавирус таралуына, рубль курсына бәйле гади булмаган шартларда республикада икътисадны үстерү өчен чаралар комплексы үткәрелә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты республика оператив штабы утырышында белдерде Чара Чаллыда "КАМАЗ" компаниясе мәйданында узды. 

25.03.2020

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәрендә эш сәфәрендә булды. Анда ул "КАМАЗ" җыю цехында булды, коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау чаралары белән танышты. 

25.03.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» МИЗның STEM-үзәгендә булды.

STEM-үзәк «Синергия» индустриаль паркы базасында оештырылган һәм «Алабуга» МИЗ резидент предприятиеләренең квалификацияле кадрларга булган ихтыяҗын канәгатьләндерүгә юнәлгән дуаль система буенча урта һөнәри белем программалары кысаларында квалификацияле белгечләр әзерли. 

25.03.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Полиматиз» заводының җитештерү куәтләре белән танышты.  

«Полиматиз» заводы «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә урнашкан. 

«Полиматиз» АҖ 2007 елның апрелендә «спанбонд» тибындагы заманча тукылмый торган материаллар җитештерү буенча инвестицион проектны гамәлгә ашыру өчен «Алабуга» МИЗ резиденты буларак теркәлгән. Компания – «Нижнекамскнефтехим» ГАҖнең ярдәмче предприятиесе һәм «ТАИФ» компанияләр төркеменә керә.

25.03.2020

ТР Хөкүмәте йортында “Татспиртпром” АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Утырышны ТР Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.

25.03.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алабуга муниципаль районында эш сәфәрендә.

«Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә Рөстәм Миңнеханов берничә сәнәгать объектын караячак, «Полиматиз» заводы эшчәнлеге белән танышачак һәм «Синергия 2» индустриаль паркында булачак.

Килүгә үк «Алабуга» МИЗда Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» корпоратив университетын тәмамлаганнарның проектларын тәкъдир итүдә катнашты.

Битләр: << 731 732 733 734 735 736 ( 737 ) 738 739 740 >>