Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама районына эш сәфәре кысаларында «Танеко» комплексы базасында антисептиклар җитештерү белән танышты.
Антисептик эремә чыгару кыска срокларда оештырылган. Барлыгы тәүлегенә 7,5 тонна продукция җитештерелә һәм 10 һәм 20 литрлы пластик канистрларга тутырыла.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеш мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышын уздырды.
Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә “Сетевая компания” ААҖ Директорлар советы утырышы узды.
Утырыш видеоконференцэлемтә режимында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлки районына эш сәфәре кысаларында "Хузангаевское" ҖЧҖнең сөт эшкәртү заводында булды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлки районында язгы кыр эшләре барышы белән танышты.
Очрашу районның аграр комплексы активы белән Иске Хурада авылы басуында узды
Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар санының артуы 15,2% тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр итте.
Брифинг Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш чараларына багышланган иде.
Брифинг дистанцион рәвештә, видеоконференцэлемтә режимында узды, шулай ук интернет челтәрендә трансляцияләнде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлки муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Түбән Әлки авылында хосусый сәнәгать мәйданчыгында булды. Татарстан Республикасы Президентын эш сәфәрендә Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин озата йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлки районында эш сәфәрендә. ТР Президенты монда Түбән Әлки авылына барды, Ата елгасы аша яңа күперне карады.
Иртәгә, 15 апрельдә, сәгать 11дә ТР Хөкүмәте йортында “Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш чаралары турында” темасына багышланган брифинг узачак.
ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта урманнарда янгынга каршы чаралар көчәйтелүе турында Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров сөйләде.
Коронавирус таралуны кисәтү максатында киңәшмә дистанцион рәвештә, видеоконференцэлемтә режимында узды.