Православие динендәге кадерле ватандашлар!
Сезне Бөек пост тәмамлану һәм Христосның Яңадан туу бәйрәме белән тәбрик итәм!
Пасха, фани дөньядан кичеп, әхлакый чиста, мәңгелек яңа яшәештә терелүне гәүдәләндерә, христианнарның күңелендә гөнаһлардан арыну, игелекнең һәрчак өстен чыгачагы турындагы якты уйлар һәм тирә-юньдәгеләргә мәхәббәт хисләре уята. «Үлеме белән үлемне җиңгән» Христос аны таныган миллионлаган кешегә үз язмышына төшкән сынауларны, авырлыкларны зарланмыйча күтәреп, изге эшләр кылуны, тату яшәүне, гадел һәм гүзәл фигыльле булуны, сырхауларга, мохтаҗларга ярдәм кулы сузуны васыять итеп, камиллекнең иң югары дәрәҗәсенә ирешү юлын күрсәтте.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов азык-төлек кибетләрендә һәм аптекаларда бәяләрне мониторинглауны көчәйтергә йөкләде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин гидротехник корылмаларны теркәү барышы турында ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан халкының торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүләр дисциплинасын мониторинглау күрсәткәнчә, 2020 елның 1 апреленә бу түләүләр 95,2% тәшкил иткән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә коронавирус инфекциясе таралуга каршы Татарстанда күрелә торган чаралар турында сөйләделәр. Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанның сәламәтлек саклау системасы яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәшкә тулысынча әзер. Медицина учреждениеләрендә инфекцион ятаклар саны җитәрлек, үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратлары (ИВЛ) запасы да бар. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия төбәкләрендә коронавирус инфекциясе белән авыручылар өчен медицина учреждениеләреләре төзү һәм кайберләренең юнәлешен үзгәртү барышы турындагы киңәшмәдә катнашты.
Киңәшмәне төбәкләр белән видеоконференция режимында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт медицина университетының тулай торагында булды.
Тулай торак Ф.Әмирхан урамында урнашкан, анда вуз студентлары яши. Әмма әлеге вәзгыятьтә 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенең коронавирус инфекциясе белән авыручыларны дәвалауда катнашучы медиклар яши.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама районына эш сәфәре кысаларында "Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ производствосында булды. Рөстәм Миңнеханов структур бүлекчәләрен карады, хезмәт коллективы белән аралашты.
Бүген Түбән Кама районында «Танеко» комплексы территориясендә кокслаштыруның авыр газойлен гидрочистарту җайланмасын һәм ароматлы углеводородлар алу комплексын сульфолан белән экстрактив дистилляцияләү җайланмасын эшләтеп җибәрү тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.