Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Росагролизинг» АҖ генераль директоры Павел Косов белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан транспорт прокуратурасының яңа башлыгын Василий Добротин белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертүне хуплау мәсьәләләре буенча гомумроссия тавыш бирүдә катнашты.
Иртәгәдән җәйге лагерьларда балалар ял итә башлаячак. Быел стационар лагерьлар, коронавирус таралу сәбәпле, барлык куркынычсызлык чараларын үтәп эшләргә тиеш булачак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев элекке “Ялкын” балалар сәламәтләндерү лагере базасында “Адымнар - белемгә һәм килешүгә юл” күптелле белем бирү комплексының Өстәмә белем бирү объектларын төзү һәм реконструкцияләү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.
Бүген Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенә Татарстан Республикасы Президентына кандидат буларак теркәлү өчен документлар тапшырды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүген Казанда, Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Татнефть» ГАҖнең акционерлар җыелышыннан соң Директорлар советының беренче утырышы узды.
«Татнефть» гавами акционерлар җәмгыятенең Директорлар советы рәисе итеп бертавыштан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сайланды.
Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Рубин» - «Локомотив» Россия премьер лигасының 24 нче туры футбол матчында булды.
Матч «Ак Барс Арена» стадионында (Казан) узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстандагы төбәк бүлегенең 32 нче конференциясендә катнашты.
Чара «Мәскәү» мәдәният-күңел ачу үзәгендә (Казан) уза.
«Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре, партиянең Генераль советы Президиумы әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр иткәнчә, конференциядә катнашу өчен партиянең 45 җирле бүлегеннән 121 делегат, төбәк Сәяси Советыннан 45 әгъза, барлыгы 186 делегат тәкъдим ителгән. Теркәү нәтиҗәләре буенча 161 делегат катнаша, шул рәвешле кворум бар.