Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль суд приставлары хезмәте директоры урынбасары – Россия Федерациясе Баш суд приставы урынбасары Денис Фирстов белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нидерланд Корольлегенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Роб Свартбол белән очрашты.
Очрашу видеоконференция режимында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәренең Шамил Усманов урамындагы 13нче һәм 13А йортларының ишегалды территориясен төзекләндерү нәтиҗәләре белән танышты. Аны Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова һәм Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "ТАИФ" КТ предприятиеләре акционерларының еллык җыелышлары нәтиҗәләре буенча видеокиңәшмәдә катнашты
Бүген республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Помощь рядом! Ярдәм янәшә!» республиканың аеруча мохтаҗ гражданнарын азык-төлек җыелмалары белән тәэмин итү акциясенә йомгак ясады.
Татарстан кешеләрен Covid-19га иммунитетка тест уздыру дәвам итә. Бер атна эчендә тагын 19 мең татарстанлы тест узган, барлыгы 48 меңгә якын. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы урынбасары Марина Трофимова хәбәр итте.
Киңәшмәне видеоконференция режимында барлык муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
3 июльгә республикада торак төзелеше программалары буенча 1 млн 349 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган, бу – планның 45,3%ы. 2 атна эчендә үсеш 186,3 мең кв. метр. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.
Киңәшмәне видеоконференция режимында барлык муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның 2020 елгы татар халык бәйрәме – Сабан туе уңаеннан мөрәҗәгате.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “КАМАЗ” ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышында катнашты.
Утырыш Чаллыда “Ростех” Дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов рәислегендә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда «Кыр көне - 2020» агросәнәгать күргәзмәсендә булды.
Күргәзмә 2020 елның 2-4 июль көннәрендә Лаеш муниципаль районында уза. Чараның кунагы – Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Җамбулат Хатуов.