Яңалыклар

01.07.2021

ТР Премьер-министры Алексей Песошин бүген Kazan Digital Week-2021 халыкара форумын үткәрүгә әзерлек буенча оештыру комитетының чираттагы утырышын уздырды.

Утырыш ТР Хөкүмәте йортында җәлеп ителгән барлык министрлык һәм ведомстволар, оешмалар катнашында видеоконференцэлемтә режимында узды.

01.07.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Арча шәһәренә эш сәфәре кысаларында Приморье крае губернаторы Олег Кожемяко белән очрашты. Очрашу барышында яклар Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турында яңа килешү имзаладылар.

01.07.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Приморье краена эш сәфәренә килде. Рөстәм Миңнеханов Н.И. Сазыкин исемендәге "Прогресс" авиация компаниясе эшчәнлеге белән танышты, шулай ук «Россия вертолетлары» АҖ Директорлар советы утырышында катнашты.

30.06.2021

Бүген «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында берничә инновацион проект каралды.

Утырыш Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.

«Криомаш-БЗКМ» ҖЧҖ генераль директоры Кирилл Лятс барлык төр транспорт, бигрәк тә су һәм тимер юл транспорты өчен водород технологияләре турында сөйләде.

30.06.2021

Бүген Казанда «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының акционерлар җыелышыннан соң беренче утырышы узды. «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыятенең Директорлар советы рәисе итеп бертавыштан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сайланды.

Компаниянең Директорлар советы 2021 елның биш аенда бюджет үтәлеше нәтиҗәләрен карады, июль аена һәм агымдагы елның өченче кварталына бюджетны раслады.

30.06.2021

Бүген «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов  алып барды.

Утырыш барышында билгеле булганча, Рөстәм Миңнеханов янә «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы рәисе итеп сайланды. Холдингның генераль директоры итеп чираттагы тапкыр Рафинат Яруллин расланды.

30.06.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Куппер технологияләр» компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

30.06.2021

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Maersk Көнчыгыш Европа компаниясе арасында халыкара контейнерларда йөк ташуларны үстерү буенча Ниятләр турындагы килешүгә кул куелды.

Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Көнчыгыш Европа Maersk җитәкчесе Жолт Катона кул куйды.

Имзалау Рөстәм Миңнехановның Maersk Көнчыгыш Европа компаниясе генераль директоры Жолт Катона белән очрашуы кысаларында узды.

30.06.2021

Татарстан Республикасында янгыннар һәм аларның нәтиҗәләре буенча хәл киеренке кала. Бүгенге көндә республика территориясендә 3538 янгын очрагы теркәлгән, бу узган ел белән чагыштырганда 18%ка күбрәк. Янгыннарда 103 кеше һәлак булган, бу 2020 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 48%ка күбрәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында хәбәр итте. Ул янгыннар буенча хәлне тотрыкландыру, аларда кешеләрнең һәлак булуларын киметү һәм су объектларында куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында сөйләде.

УтырышныТатарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.

Видеоконференцэлемтә режимында барлык муниципаль районнар да тоташтырылды. Утырышта ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

30.06.2021

Татарстан Республикасында 2021 елда 322 мең тонна печән, 2 млн. 336 мең тонна сенаж әзерләргә кирәк булачак. Шул ук вакытта бүгенге көнгә 213 мең тонна печән (ихтыяҗның 66%ы), сенаж – 944 мең тонна (ягъни ихтыяҗның 40%ы) әзерләнгән. Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында шартлы 1 баш терлеккә 30 ц. азык берәмлеге таләп ителә, дип хәбәр итте.

УтырышныТатарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.

Видеоконференцэлемтә режимында барлык муниципаль районнар да тоташтырылды. Утырышта ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Битләр: << 581 582 583 584 585 586 587 ( 588 ) 589 590 >>